Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 25 июнь көнне, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылып, тәүге Конституция проекты кабул ителә.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 25 июнь көнне, Татарстан Автономияле Совет Социалистик  Республикасы оештырылып, тәүге Конституция проекты кабул ителә.

Россия Республикасы Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан вәкаләтләндерелгән Ревком шул көннән башлап, Казан губерна башкарма комитетыннан яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен үзенә кабул итеп ала.

     ТАССР барлыкка килү, Россия дәүләтчелеге торгызылуда мөһим этап булып тора.

   Республиканың бер гасырлык елъязмасыннан чыгып шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: без сайлап алган юл иң дөресе булып чыкты. Татарстанның бөтен тарихы төп байлыгыбызның – талантлы һәм хезмәт сөючән, чын мәгънәсендә яңаны булдыручы күпмилләтле халык икәнен күп тапкырлар раслады. Татарстанның бүгенге йөзе – республикада яшәүче һәрбер кешенең, безнең һәркайсыбызның хезмәте ул!

   Татарстанның нинди булачагы фәкать үзебезгә бәйле. Алга таба да, традицияләрне саклап, узгандагыларны ихтирам итеп, тарихи юлыбызны матур эшләребез белән дәвам итәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International