12 апреля библиотекарь Большемешинской сельской библиотеки Газизова Р.Ш. в честь Дня космонавтики показала онлайн-презентацию "Галәмдә кеше".
12 апрель- Халыкара авиация һәм космонавтика көне.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 6 нчы сыйныфында дистанцион “Космос- без ул” дип исемләнгән Гагарин дәресе үтте. Дәрес барышында физика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Zoom, Якласс,” Открытая школа” платформаларын кулланып видеофильм күрсәтте, укучылар белән әңгәмә үткәрде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучыларны дистанцион укыту дәвам итә. Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Исән-имин булыгыз!
Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара космонавтика көненә багышланган Гагарин дәресләрендә актив катнаштылар. Быел Гагарин дәресләре космонавтлар отрядына 60 ел һәм кешенең ачык космоска чыгуна 55 ел тулуга багышланган иде. Укучылар видеофильмнар, презентацияләр карадылар. Рәсемнәр ясадылар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә
«Россиядә эш " порталы аша гариза, Россия Федерациясендә яшәү урынына бәйсез рәвештә, бирелергә мөмкин. Гражданны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособиене исәпләү гражданның яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Кадерле дуслар!
Илебезнең барлык мәктәпләре белән бергә, Теләче урта мәктәбе укучылары да дистанцион укуга күчте. Дистанцион укытуда балалар бик теләп укыйлар. Ләкин дистанцион укуда катнашу өчен момкинлекләре булмаган яки 2-3 укучысы булган гаиләләр дә бар. Мондый гаиләләргә, республика акциясендә катнашып, узегездә артык булган компьютер белән ярдәм итә аласыз. Монын өчен директор урынбасарларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
10 апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә дистанцион формада 1-11 сыйныф укучылары өчен Халыкара Космонавтика көненә багышланган «Космос – ул без" дип исемләнгән тематик дәресләр үткәрелде.
Президент программасының ишегалларын төзекләндерү буенча кайнар линиясе эшли башлады. "Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын – кыз – депутатлар берләшмәсе 14 нче апрель көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кайнар телефон элемтәсе оештыра. Бу чараның максаты - “самоизоляция” вакытында авыр тормыш шартларында калган хатын кызларга игътибар һәм ярдәм күрсәтү.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8(800) 201-16-00