Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында «кайнар нокталар» узган «әфганчыларга» һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә.
15 февраль көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Әфганстан...Йөрәкләрдә тирән яра " дип исемләнгән батырлык дәресен үткәрде.
1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне таулы-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. Урта Мишә авылыннан да ике ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, кайнар нокталарда булырга туры килә. Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Әфган салган яралар" исеме астында альбомнардан күргәзмә куелды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында 257 ир - егетен югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Быел совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруның 36 еллыгы. Әлеге дәһшәтле сугышта Баландыш авылыннан да 8 егет катнаша. Баландыш авыл китапханәсендә аларга багышлап буклет һәм альбом эшләнде. Без аларны һәрчак хәтерлибез, хөрмәтлибез. Без аларның батырлыкларын онытмаска тиеш!
Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Баландыш авыл китапханәсендә "Батырлык айлыгы" бара. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын яктыртып "Җырым белән җиңдем дошманны" исемле презентация эшләнде.
Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Шәтке авыл китапханәсе инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. Акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә, 14 февраль көнне, китап бүләк итү көнендә катнаштылар. Яраткан китапханәсенә аларның һәркайсы үз укучысын тапсын өчен китап бүләк итеп алып килделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда бүләк ителгән китаплар тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт!
17 февраль көнне “Батыр” спорткомплексында Теләче районы оешма-приедприятияләре һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча ярышларның финал туры булып узды.
15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә укучылар өчен Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланган “Сыкрый әле йөрәк хама да” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераны Меньшов Валерий Петрович чакырылды. Ул балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган хикәясен тыңладылар, аңа күп санлы сораулар бирделәр. Чара азагында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.
Әлеге уңайдан 15 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендэ мәдәният йорты белән берлектә , «Балачак» берләшмәсенэ йөрүче укучылар белән «Герой шагыйрь – Муса Җәлил» исеме астында патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты. Соңыннан укучылар белән “Кызыл ромашка” шигыре буенча рәсем конкурсы үткәрелде.
Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында Татарстанның 100 еллыгына багышланган тарихи әңгәмә уздырылды. Тарихи әңгәмә И.Р. Таһировның “История государственности Татарстана” дип исемләнгән әсәре буенча үтте. Балалар Татарстан республикасының тарихы белән таныштылар. 1920 нче елда ТАССР төзелү декреты кабул ителүе, 1990 нчы елда Татарстанның суверен республика итеп игълан ителүе турында китапханәче белем бирде.Соңыннан укыганнар буенча фикер алышу уздырылды.Нәтиҗәләр чыгарылды.Укучылар бик канәгатъ калды. Алар мәктәптә алган белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.
Район мәдәният йортының "Сударушка" вокаль ансамбле Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залы сәхнәсендә бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгыш ясады.