ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр.  Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек.  15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне. 

Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит”дип исемләнгән акция үтте.  Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер дип өметләнәбез.

14 февраль көнне Айдар авылы китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Китаплар бүләк итегез" дип исемләнгән дүртенче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу акциядә Ф.Фаляхова, А. Вәлиева, Ф. Һадиуллиналар китапханәгә яратып укылган китапларын бүләк иттеләр.

14 февраль көнне Иске Җөри  авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. күренекле язучы, галим, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан, галимнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатыннан, мәктәптә 6 нче сыйныф укучылары белән "Каюм Насыйри  күренекле галим язучы татар халкының  мәгърифәтчесе", дигән әдәби сәгать үткәрде.

Азык-төлек продукциясе җитештерү (җитештерү) белән бәйле юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен семинар

 

18 нче февраль көнне Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында республика күлэм “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең зона туры  үткәрелә. Бәйгедә Питрәч,Биектау,Әтнә,Теләче районнарыннан район турыннан үткән ин алдынгы тәрбиячеләре катнаша .Безнең балалар бакчасыннан “Ел тәрбиячесе-2020”бәйгесенең район туры җиңүчесе Зиннатова Ильсия Наил кызы катнаша. Коллективыбыз исеменнән аңа уңышлар һәм җиңү телибез!

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе   Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән герой - шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 114 ел булу уӊаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар  белән  «Яшь китап сөючеләр өчен сугыш турында китаплар» исемле  китапларга күзәтү уздырылды.

Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 2020 елның 12-16 февралендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын - борыннан китап бирү -  үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә тәкъдим итте.

15 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб һәм  “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышлап «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International