2020 елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.
19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә, Туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Укучыларга «И туган тел…» дигән презентация күрсәтелде, "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
1 сыйныфукучысы Сәид К. икенче халыкара “Җәлил укулары”нда катнашты һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сәидне һәм аны җитәкләгән укытучысы Сафиуллина Ә.Т. җиңү белән котлыйбыз, аларга алдагы конкурсларда зур уңышлар телибез!
БөекВатансугышындаҗиңүнең 75 еллыгыуңаеннан, 13 февраль көнне, Ачымәдәниятйортында,китапханәбеләнберлектә, балаларөчен «Аларныңисемнәребеләнбезнеңҗиргорурлана»диписемләнгән тематик очрашуүткәрделәр.
Букөннеиңякыннарыңа җылы сүзләрәйтү, дөньягаүзеңнеңчиксезмәхәббәтенеңкечкенәберөлешенбүләкитүмөмкинлегенкулданычкындырмаубикмөһим. Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ИзгеВәликөненбәйрәмитүтрадициясеннәнчиттә калмады. Бәйрәмчарасындакатнашучыларөченкүңелле викторина оештырылды, мәхәббәттурындаҗырларһәмәйтемнәрискәалынды.
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Батыр» спорткомплексында Теләче, Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Биектау, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнарының «Форпост» яшьләр берләшмәләре үзәкләре җитәкчеләренең зона киңәшмәсе узды.
Без барыбызда көчле, матур һәм сәләмәт булырга телибез. моның өчен нәрсә эшләргә кирәк ? Шәдке балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар, ”Витаминнар организмны саклаучылар” –дигән әңгәмә вакытында,бу сорауга җавап таптылар. Алар тәрбияче апалары Валимухаметова И.Г ның киңәшләрен тыңладылар,бик теләп табышмаклар чиштеләр.Алга таба балаларыбыз сәләмәтлекләрен сакларлар дип ышанып калабыз.
14 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе яшь спортчылары “ГТО” физкультура һәм спорт комплексы ярышларының муниципаль этабында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.Теләче урта мәктәбе укучылары Мәхмүтова Диләрә һәм Сәлмәнов Нарим 1 нче урын яуладылар, Галимова Нәфисә һәм Фәтхүллина Фәридә – 2 нче урын , Шакирова Кәримә һәм Мараков Ислам –3 нче урын алдылар. Яшь спортчыларны ярышларга физкультура укытучылары Р.Р.Хәкимов, Б.Р. Сәләхиев и Р.Р. Гәтиятов әзерләделәр. Котлыйбыз!
12-17 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Рошаль шәһәрендә кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортсменнар арасында Россия чемпионаты узды. Спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең район спортсменнары да катнашып, Зәйнетдинов Ришат (Тиләҗе) – 5 урынны, Имамиев Илфат (Иске Җөри), Габдуллин Инсаф (Шәтке) – 4 урыннар яулады.
18 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Бу юлы чара “Курск дугасы. Фактлар һәм вакыйгалар” дигән теманы яктыртты. Сыйныф җитәкчеләре совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары, сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүе хакында сөйләделәр.