20 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең баш белгече Тимерханов Л.М.белән очрашу булып узды. Әңгәмә “Нәрсә ул янгын һәм аның нәтиҗәләре” темасына булды.. Ахырдан өйрәнү эвакуациясе оештырылды.
Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел уңаеннанВатанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт,туган җиргә карата горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.
19февраль көнне Лаеш урта мәктәбенең актлар залында "Иң шәп әйдаман” ("Замечательный вожатый -2019”) республикакүләм финал этабы үткәрелде. Әлеге бәйгедә районыбызның данын яклап Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Валиуллина Ильзирә катнашты. иң актив илле әйдәман арасында көчле, әзерлекле конкурсантлар күп иде. Җюри членнарына нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Барлык очколарны исәпләгәннән соң Валиуллина Ильзира “иң эрудицияле” номинациясендә җиңүче дип табылды. Ихлас котлыйбыз, Ильзирәне.
Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар.
19нчы февраль көннеТеләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын янгын сүндерүче белән очраштылар. Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Тимерханов Л.М.балалар белән,янгын куркынычсызлык нигезләре буенча әзерләнгән,кызыклы сораулар ярдәмендә әңгәмә үткәрде.
Букөн ел саен Олы Мәтәскә мәдәният йортындабилгеләпүтелә. Шулуңайдан19 февраль көнне “ Үзанателем-минем өченматур, иңматур тел ” диписемләнгәнмәдәни чара үтте. Бучарадатөрлесыйныфукучыларыкатнаштылар. АларТугантелгәбагышланганшигырьләрукыдылар, мәкальләрәйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бу көн турында кыскача аңлатма бирделәр. Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.
18 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында “Аҗаган” уены булып үтте. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Граната ату”, “Мина эзләү” һәм башка ярышларда катнаштылар. Ахырдан балалар учакта пешкән ботка белән сыйландылар. Балаларга үткәрелгән чара бик ошады.
Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Туган тел көненә багышланган «Дөньяда илләр күп, телләр күп» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар татар телен белү белән бәйле иҗади биремнәрне актив башкардылар, уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ.б. Җиңүчеләр призлар алдылар.
Әфган сугышының җиле безнең Максабаш авылының ике батыр егетен дә читләтеп үтми. Шуны истә тотып Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән Илһам Шайдуллин һәм Рифат Рамазановларның сугышчан батырлыклары турында патриотик сәгать үткәрелде. Укучылар китапханәдә төзелгән күргәзмә аша Әфган сугышы һәм батырларыбыз турында тирәнерәк белем алдылар.
Бу дата уңаеннан, 15 февраль көнне Субашавылкитапханәсендә балаларөчен "Бар җырымныилгәбагышладым" дигәнәдәбисәгатьүткәрде. Китапханәче шагыйрьнеңтормыш юлы һәмиҗатыбеләнтаныштырды, Моабитдәфтәрләренеңниндиавырюлүтүетурындасөйләде, куркынычгазаплар да, үлемкуркынычы да шагыйрьнедәшмикалыргамәҗбүритәалмаганынаңлатты.