Олы Мишә урта мәктәбендә патриотик тәрбия һәм спорт айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында төрле чаралар уза. 15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. 2-9 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, китаплары күргәзмәсен карадылар, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, КВН-викторина да катнаштылар.
15 нче февраль – Афган җиреннән совет солдатларын чыгару көне, интернационалист – сугышчыларны искә алу көне.Теләче урта мәктәбе укучылары интернационалист – сугышчыларны искә алу көненә багышланган митингта катнаштылар.
10 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә Теләче районы ветераннар советы председателе Гыйлмиев Сәлмән Гәлиевич катнашында парламент дәресе үткәрелде. Сәлмән Гәлиевич балаларга Теләче муниципаль районы Хәтер китабы турында сөйләде.Батырлар даны мәңгелек. Сугышлар кабатланмасын, күгебез һәрчак аяз булсын иде!
16 февраль көнне районыбызның бер төркем үзешчәннәре “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә баручы “Җырлыйк әле” тапшыруында булып кайтты. “Җырлыйк әле" авыл һәм район җирлекләрендәге, урта һәм өлкән буын тамашачыларының күңеленә хуш килгән тапшыруларның берсе.
13нче февраль көнне Әбде мәдәният йорты үзешчәннәре Саба районы Олы Арташ авыл клубында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концертта катнаштылар.Концерт программасында татар, рус, грузин милли биюләре башкарылды. Халык җырлары яңгырады. "Чишмә буенда кичке уен" татар фольклор күренеше күрсәтелде.
14 февраль көнне Әбде мәдәният йортында "Мәхәббәт барысы да яшь буынга буйсынган» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде .
Кичәне алып баручы, Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н. Р. барлык катнашучыларга бу бәйрәмнең тарихы һәм аның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә бик күп кызыклы конкурслар һәм викториналар, котлаулар һәм бүләкләр дә булды. Бәйрәм чарасында катнашучылар конкурсларда да актив катнаштылар. Әбде авыл китапханәсе мөдире Никитина Н. П. мәхәббәт турында шигырьләр укыды, ә кичәдә катнашучылар күңелле җырлар җырлады. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Олы Нырсы авылы китапханәчесе «Безнең белән рәсем яса» дип исемләнгән иҗади остаханәгә “Ветераннарга мәңгелек хәтер” дип исемләнгән Бөтенроссия иҗат конкурсында кул эшләре белән катнашты. Кул эшләре 3 нче сыйныф укучылары Кутузова Т. һәм Хәсәнов К. куллары белән ясалган иде.
Тарихи хәтерне туплаучылар буларак, китапханәләр патриотик традицияләрне лаеклы саклыйлар. Китапханәләр алдында бурыч булып - үсеп килүче буында югары социаль активлык, гражданлык җаваплылыгы, рухилык, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү тора.
Шармыш авыл китапханәсе дә Халыкара китап бүләк итү көненә кушылды. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, бу көн тыл хезмәтчәннәренә багышланды. Кызганыч Шармыш авылында бер генә исән сугыш ветераннары да калмады. Степанова Екатерина Ивановна һәм Дмитриева Лидия Александровның өйләрендә булып, Бөек Ватан сугышының шундый авыр еллары турында әңгәмә үткәрелде. Китапханәче ветераннарга китаплар бүләк итте һәм нык сәламәтлек теләде.
Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. 13 февраль - каһарман шагыйрь М.Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – исемле батырлык дәресе үткәрелде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Язучының иҗатына багышланган “Муса Җәлил иленә сәяхәт” исемле презентация күрсәтелде.