13 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә герой - шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан «Җәлилнең үлемсез юллары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгатькә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Муса Җәлилнең туган җире, укуы, кайчан шигырьләр яза башлавы турында китапханәче сөйләгәннәрне балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Презентация барышында балалар шагыйрьнең әти-әниләре, гаиләсе, иҗаты белән таныштылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Чара ахырында барысы бергә "Җырларым", "Салют сиңа Муса Җәлил"җырларын башкардылар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы ул 75 мең батырлык бите. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 13 февраль көнне Шәтке авыл китапханәсендә Шәтке урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Сезнең батырлык үлемсез, сезгә мәңгелек дан»дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга Җиңү көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булуы һәм киләчәктә дә шулай булып калуы турында сөйләде. Китапханәдә булган очрашу, сугыш еллары вакыйгалары һәм безнең өчен җирдә тынычлыкны яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбызның югары хәрби бүләкләр алганын да искә төшерделәр. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлык турындагы шигырьләре укылды.
13 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә яшь спортчылар “ Ягез, әле , егетләр” дип исемләнгән , Бөек Ватан сугышышда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, спорт ярышларында катнаштылар. Пневматик мылтыкны сүтеп җыйдылар, төрле ярышларда үзләренең җитезлекләрен, күнекмәләрен күрсәттеләр. Беренче урында 9 в сыйныфы , икенче урында 10 б һәм 11 а сыйныфы егетләре чыкты. Котлыйбыз!
13 нче февраль көнне Әбде төп мәктәбендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Әфганстан – син күңел ачуым " дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Алып баручылар үз Ватанының чит илләрендә интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләделәр.
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хаҗинурович Хамидуллин да катнашты. Бу көнне район мәдәният учреждениеләре арасында Яңа ел бәйрәме , тирә-якны төзекләндерү буенча район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Узган ел әлеге датаның 30 еллыгын зурлап бәйрәм иткзн идек. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Үзәк ял паркында Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан узган чарада Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Саба һәм Теләче районы хәрби комиссар урынбасары Айрат Камил улы Садыйков, әфганчылар, район җитәкчеләре катнашты.
15 февральдә Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге педагоглары А.Г. Фәтхуллин һәм И. И. Зәйнуллин җитәкчелегендәге укучыларыбыз Ф. К. Гарәфиев истәлегенә багышланган ООО «Металл» призына чангы ярышы буенча Арча муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар.
14 февраль көнне Теләче муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының кышкы фестивале булып узды. Баландыш төп мәктәбе укучылары Хәйретдинов И. - 2 урын, ә Җаббарова Ф. - 3 урын яуладылар.( Җитәкчесе физкультура укытучысы-Җаббаров А. Ф.)
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар районыбызда дәвам итә.” Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән фестиваль кысаларында, авыл җирлекләре арасында концертлар башланып китте. 14 нче февраль көнне Олы Мишә мәдәният йортында узган чарада мәктәбебез коллективы да актив катнашты. Фестиваль-концертта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, укытучылары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе. Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – мәңгелек әрнү төзәлмәс, ул безнең гомергә җитәрлек.
14 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Афганистан – моя боль и память» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Китап укучылар Әфганстан сугышының тарихы, аның геройлары белән таныштыручы альбомнар һәм башка басмалар белән таныша алдылар. Районыбызда Әфган сугышын үткән егетләр шактый. Илебезне батырларча саклаган һәм Ватан алдында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән геройларыбыз хакында кече буын вәкилләре белергә һәм һәрвакыт истә тотарга тиеш.