13-15 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган республикакүләм көрәш ярышларында Теләче районы җыелма командасы 1 нче урынга лаек булды.
2020 елның 14 февралендә «Батыр» спорткомплексы һәм «Дулкын» йөзү бассейны базаларында, Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә 118 укучы катнашты. Фестивальдә катнашучылар түбәндәге сынауны үтәделәр: йөзү, йөгерү, отжимание,тартылу, чаңгы, урыннан сикерү, наклон һәм ату.
12 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә инглиз теле театрына йөрүче балалар бассейнга йөзәргә бардылар. Бассейнга бару балаларга бик ошады.
14 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында якташыбыз Советлар Союзы Герое Ксенофонтов Александр Кузьмичка һәм Муса Җәлил туган көненә багышланган батырлык сәгате узды. Чара Ксенофонтов Александр Кузьмичның тууына 110 ел, Муса Җәлилнең тууына 114 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте. Китапханәчеләр геройларның тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйләделәр. Теләче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 “б” сыйныф укучылары М.Җәлилнең үлмәс шигырләрен яттан сөйләделәр. Батырлык сәгате барышында геройларыбызга багышланган видеофильм һәм презентация күрсәтелде. Укучылар игътибарына «А.К.Ксенофонтов наш земляк – он наша сила», «Муса Җәлил – талантлы шагыйрь» исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Әлеге көнне аеруча балалар көтеп ала. Йөрәк формасындагы кечкенә “валентинка”лар бәйрәмнең төп атрибуты. Бу бәйрәм якынлашкан көннәрдә ТУМнең кыска көн төркеменә йөрүче балалар үз куллары белән, төрледән-төрле открыткалар ясады. Әлеге матурлыкны алар бәйрәм көнне якын кешеләренә бүләк итәчәк.
13 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә районыбызның “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасының социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. укучылар белән очрашты һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган “Мин һәм минем Ватаным” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
13 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә ата-аналар Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Н.В. Карпова һәм Казан шәһәре инженерлар лицее хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуга килгән ата - аналар балаларга өстәмә белем бирү проектлары белән таныштылар. Инглиз телен өйрәнү , инглиз телендә оештырылган театрда катнашу , робототехника һәм инженерлык нигезләре программалары ата –аналарда зур кызыксыну уятты. Очрашу бик нәтиҗәле үтте.
14 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Дарите книги с любовью» исемле дүртенче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул балаларга китап бүләк итүчеләрне һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бу акциядә безне Майсурадзе һәм Белоусовлар гаиләләре хуплады. Яратып бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә үз урыннарын табачак. Чөнки китап – бүгенге көндә иң яхшы бүләк, аның ярдәмендә без мәдәниятебезне алга этәрәбез һәм үзтәрбиябезне арттырабыз. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер һәм яңа энтузиастлар табылыр дип өметләнәбез.
2020 нче елның 13 нче февралендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов Казан шәһәренең инженерлык лицее җитәкчеләре белән очрашты, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуны дәвам итеп инженерлык лицее белгечләре Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында әти-әниләр һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Ата-аналарга эш принциплары, инженер юнәлешләре һәм чит телләр буенча укыту программалары турында мәгълүмат җиткерелде.
13 февраль көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында « Җәмгыять белеме дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 10 нчы сыйныфта « Хезмәт базары» темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәресне Хәлилова Лариса Ринат кызы үткәрде. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сыйныфтан тыш чара оештырылды. Түгәрәк өстәл артында ТАССР ның100 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк чаралар һәм дәүләт имтиханнары турында сөйләшүләр үткәрелде.