ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 13 нче февралендә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз телендә иҗади бәйге үткәрелде.

2020 нче елның 11 нче февралендә мәгариф бүлеге базасында гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән БДИ-2020гә әзерлек мәсьәләсе буенча әңгәмә үткәрелде. Киңәшмәдә мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Әңгәмә барышында сынау тестлары нәтиҗәләре анализланды һәм "БДИ-2020гә әзерлек буенча бурычлар куелды.

10 - 12  февраль көннәрендә  Казанда   татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан  республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Бу олимпиадада   Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимербаева Динә (укытучысы  Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) мактаулы урын алды.

       Алар Мәгариф  һәм фән министрлыгының Дипломы  белән  бүләкләнделәр.

8 - 10  февраль көннәрендә  Казанда   татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән  республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Бу олимпиадада  3 укучыбыз мактаулы урыннар алып кайтты:

 

Агымдагы елның 9 февралендә  Байлар Сабасында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче туры узды. Өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә әлеге ярышта аның 5 тәрбияләнүчесе катнашты.

       Ярыш нәтиҗәләре буенча Мөбәрәкшина Чулпан 3 урынны яулады.

2020 елның 9 февралендә Арча шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 5 команда, шул исәптән балаларны сәламәтләндерү -  белем бирү (профильле)үзәге  педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров командасы да катнашты. 

2020 елның 8 февралендә Теләче чаңгы базасында, ОДМС белән берлектә, Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышының  75 еллыгына багышланган, "Татарстан чаңгы юллары -2020" массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышта Шармаш һәм Әбде мэктэплэреннэн кала, районның 12 мәктәбе, барлыгы 103 укучы катнашты. 

7 февраль көнне Шәтке мәдәният йортында Тәрбия өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү"дигән республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

10  – 12   нче   февраль  көннәрендә  татар әдәбияты   буенча  республика олимпиадасының йомгаклау  этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Тимербаева  Динә   һәм Ибраһимова Эльмира катнаштылар. Йомгаклау  этабында Тимербаева  Динә призер булды , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларны  республика олимпиадасына  татар теле һәм әдәбияты    укытучысы  З.Н. Асадуллина  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

    

Әлеге конкурста Теләче №1,2,3, Җөри балалар бакчаларыннан барлыгы 56 бала катнашты. Нәниләр “ Театраль күренеш”, “Ансамбль”, “Нәфис сүз”, “Вокал”номинацияләрендә көч сынаштылар. Турнир барышында алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барысы да бик тырышып әзерләнгән иделәр. Бәйге ахрында һәр балага да грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International