ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 нчы сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 31 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.

7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 яшь. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кыйбласы – балачак иле” исемле күргәзмә куелды. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый.

19 октябрь көнне  13:00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру,  орфографик  һәм грамматик хаталарны киметү.  

Әңгәмә барышында агач яфракларындагы үзгәрешләр, яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар.

Хәзерге вакытта безнең балалар бакчасында кече яшьтәге икенче төркем балаларының адаптацияләү чоры бара.

1 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Яраткан оныклары ясаган бүләкләр, әби-бабайлар өчен иң кадерле истәлек булып тора. Ә оригиналь эшләнмәләр ярдәмендә бәйрәмгә күңелле сюрприз ясау бик җиңел эш. Иң мөһиме-кул эшләнмәләренең күңел белән эшләнүе.

Әңгәмә барышында укытучы һөнәренең ни дәрәҗә кирәклеге турында аңлатылды.

5 октябрь көнне Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган «Ода учителя воспой» дигән чара узды

7 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Рәшит Бәшәр – балалар әдәбиятының классигы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде

Яңа кайткан китаплардан китап күргәзмәсе ясалды һәм аңа күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International