ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк авыл китапханәсе «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр» эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылды һәм төрле чаралар үткәрде. 11 сентябрь көнне укучылар өчен Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Йөрәккә ачкыч – игелеклелек» дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрде.

11 сентябрь көнне «Көзге шәфкатьлелек атнасы» акциясе уӊаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Р. Иске Җөри авылында Гильмутдиновлар гаиләсенә тәрбиягә  алынган балалар янында кунакта булды. Китапханәче балаларга күчтәнәчләр  һәм кызыклы китаплар алып барды. Балалар бик кәнагать калдылар.

5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә. Әлеге акция уңаеннан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Ветераннар янәшәдә яши" акциясенә кушылып, иң актив китап укучы өлкәннәрнең өйләренә бардылар. “Игелекле Җир” акциясенә кушылып елга буйларын чүп – чардан арындыруда катнаштылар.

Әлеге акция кысаларында Субаш авылы китапханәсе дә күп кенә чаралар уздырды. 
 7 сентябрь көнне китапханәдә  Игелекле эшнең иртәсе - киче юк” исемле күргәзмә ясап куелды. 

“Аек акыл – тормыш рәвеше!” – шушы исем астында, 11 нче сентябрь – “Аеклык көне” уңаеннан Баландыш мәдәният йортында информацион китапчыклардан күргәзмә куелды.

"Көзге игелек атнасы”-игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясенең максаты-Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру.

Сайлауда авыл халкы бик актив катнашты, дэулэтебез килэчэге очен мохим булган уз тавышларын бирде, э инде авыл жирлегендэге яшь сайлаучыларга махсус булэклэр тапшырылды.

Безнең Баландыш төп мәктәбендә «Шәфкатьлелек атнасы” дәвам итә.

Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында «Русская история в лицах Петра I» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Петр I- бөек рус патшасы һәм беренче Россия императоры, рус флотын оештыручы, Санкт-Петербургка нигез салучы, полководец һәм дипломат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International