ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Теләче беренче номерлы балалар бакчасында уку елының беренче” Яңа 2019-20 уку елына ФДББС нигезендә уку укыту эшчәнлеге перспективалары” дигән тема астында педагоглар җыелышы булып узды. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.             Грантларның  гомуми  суммасы    211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның      122 млн 877 мең  сумы     федераль  бюджеттан  бирелә. 

Бакчадагы чирәм чабылды, балалар мәйданчыгы чүп – чардан арындырылды һәм һәйкәл тирәсе җыештырылды.

4 сентябрь көнне Казаклар авылы клубында, капиталь ремонттан соң беренче тапкыр, мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узды.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген арттыру, җәйге каникуллардан соң юлларда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләре булдыру, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда адекват гамәлләр кылу максатыннан " Балалар куркынычсызлыгы айлыгы» үткәрелә. 

Безнең укучыларыбыз биредәге күргәзмә аша танышып бүгенге датаны,  иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн, дип истә калдырырлар.

Әбде авыл китапханәсендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 74 ел тулу уңаеннан, балаларга бу дәһшәтле сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары турында сөйләнде. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта, Японияне җиңгән вакытта тәмамлана.

Балаларга дөнья турында мәкальләр язарга тәкъдим ителде. Бәйрәм «Кояшлы круг»җыры белән тәмамланды.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны  өйләренә укырга алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International