Киңәшмәдә Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина да үзенең эш алымнары белән таныштырып, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты.
3 сентябрьдә террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелде. Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан легендар совет очучысы Михаил Девятаев немец илбасарларының борыныннан кыю качуы белән дан казанды.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр булып узды.
Татарстан профсоюзлар Федерациясе “Мин һәм минем һөнәрем” дигән фотоконкурс игълан иткән иде.
6 нчы сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое каһарман очучы Михаил Петрович Девятаевка багышланган очрашу булды.
«Игътибар-балалар!» акция кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактика һәм тәрбияләнүчеләрне юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән чаралар уздырылды.
Июль азагында, август башынада район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре почмакларының һәр төркемендә балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм программа таләпләренә туры килә.
Республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатында 3-30 сентябрьдә “Экстремизмга – юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара.