Татарстанда агымдагы урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла. 6 нчы сентябрь көнне ата-аналар җыелышы үтте.
Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте.
Яңа китаплар турында мәгълүмат бирде.
Терроризм - ул бөтен кешелекнең бәласе. Презентация фонында 6 сентябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «бөтен дөнья белән терроризмга каршы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Бүгенге сыйныф сәгатенең төп максаты укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2019 елның 11 июлендә түбәндәге карарны кабул итте: “Сентябрьнең беренче шимбәсен Татарстан Республикасының бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләргә”. Быел бу көн 7 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Безнең Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына экскурсиягә чыктылар.
2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
4 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча «Сайлау-минем гражданлык бурычым» дип исемләнгән күргәзмә төзелде.