2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр абонентның түләүле челтәре (кабель, IP, спутник телевидениесе) тоташтырылган икән, эфир телетапшырулары белән проблема булмаячак. Әгәр абонент бүгенге көндә гадәти аналоглы телевидениедән файдалана икән, бу телевизорны 2013 елга кадәр сатып алганнар һәм цифрлы Стандартны хупламый һәм аны приставкага тоташтырырга кирәк дигән сүз.
Республика гражданнарын актив озын гомерлелек белән тәэмин итү һәм сәламәт тормышны озайту - Татарстан Республикасының «Өлкән буын «өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» региональ проектының төп максаты.
3-4 нче август көннәрендә Байлар Сабасында 2004-2005 нче елларда туган яшүсмерләр командасы футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең икенче этабында катнашты.Җитәкчеләре балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров. Ике этап нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 1 нче урынны яуладылар, шул рәвешле үзләрен финалга юллама белән тәэмин иттеләр.
Республикада терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика буенча печән 454,1 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга карата 72% һәм 95%.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
5 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең информацион- коммуникатив технологияләр буенча методисты Г.М. Шугаепова чыгыш ясады.
Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына хәзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре,коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.
Шуңа күрә өлкәннәрнең төп бурычы- балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шушы максатларны күз алдында тотып бүген бакчада тәрбиячеләр«куркыныч бөҗәкләр " дигән тема астында әңгәмәләр, күзәтүләр уздырдылар. Бу кечкенә һәм күренми торган бөҗәкләр арасында шөпшә, бал корты, соры корт, талпаннар да бар. Әңгәмә барышында балалар куркыныч бөҗәкләр турында видео, рәсемнәр карадылар һәм әлеге бөҗәкләр белән очрашуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Бу бөҗәкләрнең тышкы кыяфәте, аларның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре кагыйдәләре турында белемнәр генә балаларны кирәкмәгән нәтиҗәләрдән сакларга мөмкин. Табигатьнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны белү һәм үтәү күп кенә проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итә.Аларның иң беренчесе һәм иң мөһиме: «Мин сиңа тимим, син дә миңа тимә!”
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса.