2019 елның 8 августында Үзәк мәдәният йортында, "Теләче муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, опекун гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр белән" җәй Дуслар белән "дип исемләнгән чара оештырылды .
Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында Казан Кремленең Губернатор сараеның Ак залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары – 2019 елда Халыкара спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.
Могҗизалар остасы Викториянең хайваннарны уйнатуы, клоун Тобиның серле фокуслары, “Персик” һәм “Леди” исемле этләрнең командаларны үтәве балаларны шаккатырды.
2019 елның 10 августында Теләче муниципаль районында физкультурачылар көне кысаларында районның төрле яшьтәге халкы арасында велоузыш үткәрелде. Барлыгы 86 кеше катнашты.
Республикада бые бөртеклеләр буенча гына түгел, ә шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз буенча да мул уңыш үстереп булды. Көзге культуралар уңышы - 70 ц/га
9 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Веселые истории М.Зощенко» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә балалар язучысының иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырылды.
«Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчылары турында» 2004 елның 20 августындагы 113-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, 2019 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәрге чорга Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль берәмлегенең присяжный утырышларына кандидатлар исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р күрсәтмәсен үтәү максатыннан 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
8 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлекне өйрәнү буенча район комиссиясе эшләде.
7 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист А.Р. Сабирова чыгыш ясады.