ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Алан авыл мәдәният йорты директоры Замалиева Гүзәлия Алан  урта мәктәбендә узган “Соңгы звонок” бәйрәмендә катнашып, мәдәният йортында узган мәдәни чараларда  катнашкан  укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.

Бүген, ягъни, 25 май көнне Шәтке урта мәктәбе чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады... Мәктәпне барлыгы 3 укучы тәмамлады: Габдрахманов Азат, Габдуллин Рүзәл һәм Мавлин Эмиль. 11 нче сыйныф егетләре белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм чарасында катнашучыларның һәркайсы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, ак юл, бәхет теләде.

Мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич фән олимпиадаларында җиңү яулаган, спортта һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

 Соңгы кыңгырау яңгырады дип, җиңел суларга ашыкмагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсегез бар. Аларда һәркайсыгызга уңышлар телибез.  

Бәйрәмдә Теләче районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сударушка» рус халык вокаль ансамбле, Әбде авыл мәдәният йортының «Задоринка» рус фольклор ансамбле һәм Ачы авыл мәдәният йортының «Рябинушка» рус фольклор ансамбльләре катнашты.

25 май көнне Әбде авыл мәдәният йортының “Задоринка” вокаль ансамбле Лаеш районында узган “Каравон” рус фольклор бәйрәмендә катнашып кайттылар.

                                                                      

Өч көн дәвам иткән форумда мавыктыргыч лекцияләр, кызыклы тренинглар үтте. Форумга җыелган яшь белгечләр бер-берсе белән якыннанрак таныша алды. Форум алдан игълан ителгән конкурсның нәтиҗәләрен барлау һәм резолюция

На праздничном мероприятии выступили с поздравительными словами начальник "Отдел образования Тюлячинского муниципального района РТ" Карпова Н.В., главный налоговый инспектор Шигабутдинов И.С., Глава Узякского сельского поселения Котников В.Н., заместитель начальника "ОЛИМП" Имамиева А.Р., директор школы – Николаев А.В. Выпускники выступили со словами благодарности школе, учителям, родителям. Было сказано много теплых и трогательных слов и вспомнили много ярких моментов. В конце мероприятия учителя школы зажгли созвездие "Выпускник - 2019".

Кешенең иң мөһим хокукларының берсе – яшәү хокукы һәм шәхси кагылгысызлык. Халыкка бу хокукларны безнең дәүләттә гарантияләү өчен, Россия Федерациясенең Конституциясе кулланышка кертелгән, махсус законнар булдырылган, хокук саклау органнары, коткару хезмәтләре һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларнын хокукларын яклау комиссиясе эшли.

Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Моңсу да шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр. Соңгы тапкыр алар өчен кыңгырау чылтырый. Шатлыклы, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ә бүген 8 укучы мәктәп белән саубуллашалар. Укучыларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International