ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Шармаш авылының хәзерге тугызынчы сыйныф укучылары 15-16 яшьтә үк һөнәр алу өчен училище һәм техникумнарга укырга керергә мәҗбүр. Шуңа күрә безнең балалар өчен 9 нчы сыйныфта мәктәп тормышы тәмамлана һәм алар өчен соңгы кыңгырау яңгырый.  25 май көнне безнең балалар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Алар, шат һәм бераз моңсуланып, укуда ярдәм иткән, туры юлга күндергән һәркемгә рәхмәт әйттеләр, моннан тыш, барлык катнашучылар өчен укытучыларга, ата-аналарга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләренә адресланган котлау текстлары әзерләделәр.

25 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына багышланган Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Бәйрәмдә Теләче үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Илгиз улы катнашты, ул укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады, имтиханнарда уңышлар теләде. Мәктәп укучыларын шулай ук авыл җирлеге башлыгы Фәрит Равилович, мәдәният йорты директоры Фәнил Минянович, мәктәп директоры Гөлшат Гаптравефовна, укытучылар һәм әти-әниләр котлады.

Быел төп мәктәпне  143 укучы, тулы урта мәктәпне 65 укучы тэмамлый. Һәр мәктәптә бәйрәм чарасында  районнын  оешма җитәкчеләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлады һәм имтиханнарны унышлы тапшыруларын телэделэр.

Бәйрәм белән чыгарылыш сыйныф укучыларын : 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы Раил Рамилевич, ветераннар советы рәисе Ильгиз Галиуллович, мәктәп директоры Салават Сатлыкович,  “Родник” Дәүләт бюджет учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мортазин Нияз Гәбделәхәт улы  һәм яраткан укытучылары котлады. Күзләрне дымландырган бу бәйрәмдә күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.    Бу көн әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның үзләренең бәгырь җимешләрен олы тормыш юлына озаталар. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Аларга яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
    Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Чара барышында безнең яшь укучыларыбыз бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, славян әлифбасын оештыручылар – изге Кирилл һәм Мефодий, беренче басма Иван Федоров белән таныштылар.  Китап барлыкка килү тарихына, славян алфавитының китап басуы һәм аның барлыкка килү тарихына экскурс укучыларда кызыксыну уятты.    Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

В Республике Татарстан сев основных яровых практических завершен. Об этом заявил сегодня на совещании в Доме Правительства Республики Татарстан заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов.

Бүген Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары  өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Загидуллина А.Н., класс җитәкчеләре Шакирова А.З, мәктәп директоры Хузин Ю. Р.,Теләче муниципаль раон советы рештыру бүлеге җитәкчесе  Яруллин Р. Н. ,Баландыш авыл советы җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш  һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең  рәхмәт сүзләрен  матур шигырь юллары белән җиткерделәр,  вальс әйләнделәр. Аларга  имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.

25 мая в Большемешинской средней общеобразовательной школе прошел праздник последнего звонка. Школа, одноклассники, любимые учителя… Одиннадцать лет для выпускников прошли незаметно в стенах родной школы. Над торжественно украшенной школой звучали песни, и вот последний прощальный вальс. Закончилось школьное детство, прозвенел последний звонок.

Язгы саф һавада, тантаналы линейка үткәрелде. Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада «Спорт мәктәбе” директоры Гыйнитятуллин Д.С., авыл җирлеге рәисе Гиниев Р.Г.,  ветеран укытучылар, укытучылар,  ата-аналар, мәктәп укучылары. Мәктәп директоры Чернов П. А. чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

23 нче май көнне Теләче урта мәктәбе базасында эшләячәк җәйге  сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган   шартлар тикшерелде.  Таләпчән комиссия җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларны ашату һәм аларга медицина ярдәме курсәтү шартларын тикшерде.  Тикшерү буенча комиссия җәйге сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләргә нәтиҗә ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International