Шәдкелеләр хәйрия кичке ашына җыелды. Ифтар Коръән аятләрен укудан башланды һәм догалар белән тәмамланды. Шулай ук “АгроЛак " ҖЧҖ рәисе дә катнашты.
24 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Саубул, башлангыч мәктәп " дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти -әниләре, Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов, башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова һәм укытучылар катнашты. Укучыларга уңышлар, җәйге каникулларда яхшы ял итеп, исән – сау яңа уку елына мәктәпкә килүләрен көтеп калабыз !
22 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә терроризм, экстремизм, наркомания, алкоголизм һәм начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан очрашу – әнгәмә булды. “Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы, полиция майоры Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Субаш авылы китапханәсендә англия язучысы – Артура Конан Дойля иҗади мирасына һәм тууына 160 ел тулуга багышланган «Книжный мир в твоих руках» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кургәзмәгә күзәтү ясалды.
Укучыларга икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, туган якны, аның табигатен яратырга, кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә кирәклеген аңлату уңаеннан 23 май көнне Урта Мишә авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, “Икмәк – ил терәге” дип исемләнгән әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр авыр юллар үтүе санап кителде, икмәк турында шигырьләр укылды.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нче елда 2 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
21 нче май көнне Теләче урта мәктәбе укучысы Ибраһимова Алисә “ Фән һәм сәнгать: яңа караш” алтынчы фәнни –гамәди конференциясендә катнашты һәм III урынны яулады. Уңышлы чыгыш ясаганы өчен Алисә мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде. Алисәне конференциягә татар теле укытучысы З.Н. Әсадуллина әзерләде. Котлыйбыз!
19 май көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Сәйлән” берләшмәсенә йөрүчеләргә “Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрделәр. Кызлар кыш буе йокымсырап утырган бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгьлуматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр ишеттеләр.
23 май көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йоруче укучылар белән берлектә тирә - юньне яшелләндеру максатыннан чәчәк үсентеләре утырттылар. Вакытны кулдан ычкындырмау һәм барысын да вакытында эшләү бик мөһим бит. Тиздән утырткан үсентеләр тирә-юньне ямьләндереп шау чәчәккә күмелерләр.
24 май көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Табигатьнең сафлыгы- күңел аклыгы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын әйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.