ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көне алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында өлкән төркем тәрбиячесе Мөхәмәтҗанова А. А. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен " Мин бала! Мин хокукым бар!» дигән чара уздырды.

                                                                    

30нчы май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның  чыгарылыш иртәсе  узды. Бәйрәмгә әти-әниләре  чакырулы иде.  Балалар бәйрәмдә үзләренең  бакчада  өйрәнгән барлык  осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Белмәмеш килгән иде, ул балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиште. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән абый-апаларын котлап, шигырьләр сөйләделәр.

Ул 30 дан артык повесть һәм романнар авторы. Васильев иҗатының икенче җитди юнәлеше-тарихи романистика. Үз әсәрләрендә ул сугышны ничек күргән, хәтерләгән кебек сурәтләгән. Борис Васильев бүген дә илебезнең хәрби проза классикларының берсе булып кала. Б. Васильевның язучы буларак өлеше зур, ул безнең әти - бабаларыбызның героик буын образын булдыра алды.

23  май  көнне Теләче урта мәктәбендә 7 - 11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресләре үтте. Бердәм Парламент дәресләрендә  Теләче урта мәктәбе директоры  Р.Р. Нәҗипов катнашты. Россия парламентаризмының туган көненә  багышланган дәресләрне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм  М.М. Ибраһимов , А.Г.Ахуновна  үткәрделәр.  Дәресләр  бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

24 май көнне Саба районы имтихан үткәрү пунктында районның 6 укучысы инглиз теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырды (2 укучы-Баландыш төп мәктәбеннән, 4 укучы-Теләче урта мәктәбеннән).

23 майда Татарстанның яшь it-чемпионнарына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 135 смартфон тапшырды.  Бүләкләү В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ территориясендә узды. Бүләкләнүчеләр арасында-Теләче районыннан Шугаепова Фәридә (Теләче урта мәктәбе), Габдрахманова Алисә (Теләче урта мәктәбе) һәм Сабирҗанов Илмир (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).

     Иң актив районнар булып Саба, Теләче һәм Чүпрәле районнары танылды.

2019 елның 21 маенда Саба муниципальрайонының " Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белеем бирү интернат - мәктәбендә” «Мәдәният һәм фән: яңа караш» VI Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференция фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, гомумибелем бирү учреждениеләрендә укучыларның иҗади башлангычын үстерү максатыннан үткәрелде. Теләче районыннан Теләче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Алисә 3 нче урынны алды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.Укучының фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асадуллина Зөлфия Наил кызы.

Җиңүчеләр – Теләче урта мәктәбеннән Антонова Латифа (1 сыйныф), Имамиев Данис(2 сыйныф), Кыямов Искәндәр (3сыйныф), Баландыш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова Динә, “Иң мәдәниятле әти –әни” номинациясендә җиңүче Кыямова Лилия дипломнар һәмистәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәм “Солтан патша турында әкият” спектаклен карау белән тәмамланды. Әкият геройлары белән очрашу балаларда җылы тәэсирләр калдырды. Алар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.

2019 елның 21-22 май көннәрендә Байлар Сабасында 2008-2009 елларда туган егетләр арасында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының беренче әйләнеше узды. Әлеге ярышта Теләче, Үзәк мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International