2019 елның 21-23 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 2019 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) VII Милли чемпионаты финалы ярышлары узды. Милли чемпионатны уздыру эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. 21 май көнне Теләче урта мәктәбенең 40 укучысы әлеге чемпионатта булдылар.
Балаларның мәктәпкә әзерлеге 3 төрле методика нигезендә өйрәнелде. Мониторинг балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында район мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна, мәгариф бүлеге педагог-психологы Хәҗипова Сәйлән Нәгыйм кызы, Теләченең №3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Шәймәрдәнова Миләушә Наиль кызы, Теләченең №2 нче балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөльфия Мидхәт кызы, Теләченең №3 нче балалар бакчасы педагог-психологы Баева Әдилә Геннадьевналар тарафыннан үткәрелде.
Безнең районнан бәйгедә Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары Макарова Анна - 5 сыйныф (җитәкчесе Иванова Мария Ильинична) катнашты, ул 3 нче урынны яулады һәм Хәйретдинова Илсөяр - 11 нче сыйныф (җитәкчесе Зарипова Лилия Гаптеравеф кызы) катнашты.
17 нче май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча турнир узды. Шахмат бәйгесендә Абдурахманов Алхамжан Пазилджанович җитәкчелегендәге Теләче №1, № 2, №3 балалар бакчаларында «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты.
Турнирның барышын мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова Анна Николаевна, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының өстәмәбелем бирү үзәге директоры - Имамиев Тимур Рамиль улы күзәтте. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Турнирда катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
“Укучылар һәм яшьләр өчен җәй айлары кагыйдәләре”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы, полиция майоры Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Тиздән чәчәкләребез тишелеп, үсеп тә чыгар. Бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.
22 май көнне Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан,Теләче мәдәният йорты фойесында “Китап бәйрәме ”булып узды.Анда район китапханәчеләре,әдәбият һәм татар теле укытучылары,балалар да катнашты.Әлеге бәйрәмдә безнең Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче Каримов Сәид тә чыгыш ясады.Ул Муса Җәлилнең “Күршеләр”шигырен бик матур итеп сөйләде.Бәйрәмгә язучылар Фәйрүзә Мөслимова,Фирүзә Җамалетдинова һәм якташыбыз Дания Гайнетдиновалар да килгән иде.Чарада шигырьләр,җырлар яңгырады,язучылар белән әңгәмә корылды.Бәйрәмнән һәркем җылы хисләр белән таралды.
С наступлением теплого времени года и началом дачного сезона в республике активизировалась продажа живых цыплят, кур, уток и гусей дачниками и в личные подсобные хозяйства населения республики. Реализация идет как в специально отведенных, так и несанкционированных местах торговли. Часто встречаются случаи, когда загруженный птицей автотранспорт переезжает из одного населенного пункта в другой. По данной причине в 2018 году были зафиксированы случаи гриппа птиц среди ЛПХ в шести районах заволжской зоны республики.
Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты.
«Теләче» спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Зәйнетдинов Ришат та катнашты. Ул сул кулы да, уң кулы белән дә 3 урын яулады.
Россиянең җыелма командасы бу ярышларда 1 урын яулады.
Ришатны һәм Айрат абыйны әлеге җиңүләре белән чын кунелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!
Во Дворце земледельцев состоялось чествование победителей VII Национального чемпионата «Молодые профессионалы (WorldSkills Russia)» в компетенции «Эксплуатация сельскохозяйственных машин», соревнования которой проходили в поселке Качкан Ростовской области в апреле текущего года.