Әлеге ярышта Теләче, Үзәк мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.
17 нче май көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат турниры булып узды.Бәйгенең беренче туры инде балалар бакчасында булып узган иде. Шахмат уены ул баланың логик фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән уеннарның берсе.Безнең балалар да бу уенны зур кызыксыну белән уйныйлар.Бәйгедэ катнашып икенче урынны алдылар.Уеннан диплом һәм бүләкләр белән шатланып,яңа җиңүләргә рухланып кайттылар.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз , алга таба да биек үрләр яулауларын телибез!
Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген 22 май көнне Теләченең 1 нче балалар бакчасында районның дәүләт янгын күзәтү хезмәткәре Тимерханов Л.М. белән берлектә пожар куркынычсызлыгы тәэмин итүгә багышланган чара үткәрде.
Балалар бакчасы эшләүчеләре һәм балалар янгынга каршы практик белемләрен күрсәттеләр. Һәр төркемнең икешәр хезмәткәре житәкчелегендә балалар, эвакуация планында билгеләнгән чыгу урынына, 5 минут эчендә чыгып җиттелэр.
22 май көнне районыбыз китапханәчеләре, әдәбият һәм татар теле укытучылары, балалар катнашында Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Теләче мәдәният йорты фойесында “Китап бәйрәме” булып узды. Бәйрәмнең кунаклары, яраткан язучыларыбыз Фәйрүзә Мөслимова, Фирүзә Җамалетдинова, якташыбыз Дания Гайнетдиновалар иде. Чарада шигырьләр, җырлар, котлаулар яңгырады, язучыларыбыз белән җылы әңгәмә корылды, шулай ук чарада китап күргәзмәсе һәм татар китабы сәүдәсе оештырылган иде. Кичәдән һәркем җылы хисләр белән таралды.
Бүген Баландыш төп мәктәбе каршындагы җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерын кабул итү булды. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы буенча инструктажлар һәм эвакуация уткәрелде.
22 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә район укытучыларының «IT-укытучы» профессиональ конкурсы булып үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең профессиональ тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 1 урынны Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Ф.М. Аскарова, 2 урынны И.Х. Алексеева һәм 3 урынны Олы Мишә урта мәктәбе география укытучысы Р.А. Муллахметова алды. Котлыйбыз!
22 май көнне Баландыш балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н., психолог -Хазипова С.Н., логопед-Шәймәрданова М.Н.,рус теле белгече - Ярмиева З.М. килгән иде. Алар балаларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр. Ахырдан күрсәткечләр буенча анализ ясадылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.
21нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә, "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында, ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Нәзиров Р.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашты. Җыелышның башында Нәзиров Р.Х. ата-аналар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.
19 май- В.И.Ленин исемендәге Бөтенроссия пионер оешмасы туган көн. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бу көнне шушы тарихи оешмага багышланган сбор үтте.
Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н., педагог-психолог Баева А.Г.., логопед Шаймарданова М.Н., рус теле белгече Ярмиева З. М. килгән иде. Алар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр. Тәрбияченең һәм балалаларның чыгышларын килгән кунаклар бик ошаттылар.