Безнең тарафтан, яшьләр физик һәм рухи сәламәтлеге өчен наркоманиянең тискәре нәтиҗәләрен яктыртучы папка рәсмиләштерелде. Укытучы-оештыручы Домолазова И. Ф. балаларга наркоманиянең бүгенге көндә иң куркыныч күренешләрнең берсе булуын сөйләде. Көн саен бу әшәкелеккә кешеләр күбрәк эләгә, көндәлек проблемалардан качарга тырыша. Россиядә наркоманнарның уртача яше елдан-ел яшәрә һәм бүгенге көндә 13-15 еллыкларны тәшкил итә. Һәм әлбәттә аларга наркотиклар белән бәйле теләсә нинди җинаять - эше булуын искәрттеләр.
“Укучының мәдәни көндәлеге” – республиканың әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы белән 2014 елдан бирле уздырыла. Айдар авылы китапханәсенең иң күп китап укучысы Сиринә Рәхимова, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнде.
15 май көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова #әдәбимарафон дип аталган VII нче Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында узды.
Күргәзмә материаллары әлеге утыз көнлек уразаның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Әлеге күргәзмә дин тотучыларга гына түгел, туган як тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы укучыларга да исәпләнгән.
Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи-дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләрен пропагандалау.
Фаил Шәфигуллин - шагыйрь, прозаик, юморист, публицист һәм журналист. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар урын алды.
Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр VII Бөтендөнья онлайн-проектта катнашты һәм 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр узган VII Бөтендөнья әдәби марафон финалына үтте. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итә, аларда үзаң формалаштыруга ярдәм итә.
Урта Мишә авыл китапханәсе Самара балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип игълан иткән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциядә катнашып, Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Проект Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдәни - белем бирү проекты "Укучының мәдәни көндәлеге" Республика бәйгесенең муниципаль этабында актив катнашканы өчен Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гыйльфанова Азалия Грамота белән бүләкләнде.
За январь — март текущего года Татарстаном экспортировано продукции агропромышленного комплекса на 36,8 млн долларов. «Это на 1,4 млн долларов или на 4% больше, чем показатель за тот же период 2018 года», — отметил начальник отдела развития продовольственного рынка Министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Дмитрий Яшин, напомнив, что утверждены целевые показатели, предусматривающие увеличение объема экспорта из республики продукции АПК вдвое – до 360 млн долларов к 2024 году.
1994 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә билгеләп үтелә.
Бу көн Россиядә 1995 елдан билгеләп үтелә. Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу - безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар гына тудыра. Шушы уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә "Гаилә - ныклы терәгем" һәм "Гаилә бәхете балада" дигән тематик күргәзмәләр оештырылды. Күргәзмәләргә кеше тормышында гаиләнең роле турында материаллар һәм шулай ук информацияләр куелды.