Әлеге газета өлкән яшьтәге кешеләрне генә түгел, яшь укучыларны да кызыксындыра, чөнки анда узган ай өчен бөтен материал җыелган.
15 -17 нче май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары “ Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнаштылар һәм теннис буенча I урын, тэт-регби, шашка һәм спорт уены лапта буенча II урыннар, гандбол буенча III урын алып кайттылар. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хакимов әзерләде, физкультура укытучысы Р.Р. Салахиев ярдәм итте . Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Һөнәр сайлау-һәр кешенең олы тормышын билгели торган адым. Киләчәктә хезмәт базарында нинди һөнәр сайларга һәм ничек ихтыяҗ булырга? Нинди һөнәр булачак китерәчәк ләззәт дә, финанс иминлеге дә? Без балаларга һөнәр сайлаганда нәрсәгә ориентлашырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм «Компас в мире профессий» китап күргәзмәсеннән күзәтү үткәрделәр. Шулай ук алар «һөнәрне тап» уенында актив катнаштылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, эш һөнәрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр
Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте социаль челтәре кысаларында барган VII Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында катнашып финалга үтте һәм дипломга ия булды. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.
6 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" ( "Читаем детям о войне" ) дип исемләнгән X Халыкара акцияне үткәрүгә кушылды. Акциянең оештыручысы булып Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә катнашканы өчен Ямбулат авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, 17 май көнне “Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын парларга” исеме астында куп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.
17 нче май көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат турниры булып узды.Бәйгенең беренче туры инде балалар бакчасында булып узган иде. Шахмат уены ул баланың логик фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән уеннарның берсе.Безнең балалар да бу уенны зур кызыксыну белән уйныйлар.Бәйгедэ катнашып икенче урынны алдылар.Уеннан диплом һәм бүләкләр белән шатланып,яңа җиңүләргә рухланып кайттылар.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм мәктәптә уку чорында “4”һэм “5” билгеләренә генә укуларын телибез.
Шахмат бәйгесендә Абдурахманов А. П. җитәкчелегендәге Теләче №1,№ 2, №3 балалар бакчаларында «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты.
Турнирның барышын мәртәбәле жюри : мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова А.Н, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры - Имамиев Т. күзәтте. Ә Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары Сафина Р. К.,Сабирзянова Л. Р., Хузина Р. Г. әзерлек төркеме балалары белән концерт номерлары әзерләделәр. Турнир барлык кагыйдәләр буенча узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Чараны Теләче районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Тимерханова А. Х. һәм Теләче җирлекара китапханәсе директоры Давлиева Р. М. алып барды. Бәйрәмдә юбилярлар хөрмәтенә җырлар һәм котлаулар яңгырады. Чара ахырында Теләче районы авыл җирлеге җитәкчесе Мараков И. Р. 50 ел бергә гомер иткән парларны бәйрәм белән котлады. Алар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Нәкъ менә шуңа күрә алтын туй - ул озак уртак тормыш җимеше.