ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

Тәрбия һәм белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсы финалында Теләче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы А.Н. Зиганшина катнашып  лауреат булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз.

Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре тарафыннан мәктәп укучылары арасында Ышаныч телефоны көненә багышланган тематик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: Ышаныч телефоны ничек эшләве турында мәгълүмат бирү. Дәрес барышында укучылар психологик ярдәм төре буларак, ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, хезмәтнең үзенчәлекләре белән таныштылар. Материалны яхшырак истә калдыру өчен белгеч белешмәлекләр тапшырды. Аларда дуслар табарга өйрәнү, һәрчак шат күңелле булу, авыр хәлләрдән курыкмаска өйрәтүче файдалы киңәшләр язылган.

Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз.  Гаилә-ул һәр кеше тормышында иң мөһиме, бу безгә якын һәм кадерле кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. 16 май көнне, Гаилә көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә “Тормыш яме-яшәүдә, яшәү гаме-матур гаиләдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды

 

Финалга чыгучылар арасында безнең теләчелеләр дә бар, алар арасында укытучылар, китапханәчеләр һәм мәктәп укучылары да бар.Шулай ук марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да актив катнашты.

Файдалы гадәтләрдән тыш, марафончылар тайм-менеджментка да китаплар укыдылар (уку өчен вакыт табарга кирәк).

Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. 15 нче май көнне  Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә Максабаш авылы китапханәчесе дә булды һәм диплом белән бүләкләнде. 

15 май көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы #әдәбимарафон дип аталган VII нче  Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында узды.

15 май көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь, укытучы Энҗе Мөэминованың тууына 95 ел уңаеннан "Синең өчен язам" дигән китаплар күргәзмәсе төзелде. Һәр китап укучы  балалар өчен язылган китаплар белән танышып алды.

 

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р. Ш. Түбән Саурыш авыл клубы мөдире Хакимов И. М. белән берлектә  “Без – Тукай варислары” исемле төбәкара конкурста катнаштык.

 

14 нче  майда   Теләче  урта мәктәбе укучылары командасы “Аҗаган” хәрби – патриотик уены зона ярышларында катнашып кайтты. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “ Мылтык җыю” һәм башка ярышларда узыштылар. Теләче  урта мәктәбе укучылары командасы ярышларда актив катнашып,   5 нче урынны алды. “Аҗаган” хәрби –патриотик уены зона ярышларына укучыларны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы  Р.Р. Гатиятов әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International