13 майдан 17 майга кадәр төркемнәрдә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның тематикасы төрле иде. Һәр төркем җыелышында да балалар бакчасы мөдире Р. Г. Салихова катнашты. Ата-аналар 2018-19 уку елы өчен тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәләре, җәйге чорда балаларның ялын оештыру белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Алдынгы тәҗрибәне тарату, талантлы һәм иҗади эшләүче педагог - психологларга ярдәм итү максатыннан 13 һәм 14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә " Педагог-психолог – 2019» конкурсының республика туры үткәрелде. Безнең 1 нче номерлы балалар бакчасында педагог-психолог булып эшләүче Хабирова Ф.Ф.да әлеге конкурста катнашты. Ул визит карточкасы һәм ачык дәрес кысаларында, психологик-педагогик практиканы тормышка ашыру, һөнәри эшчәнлек кысаларында белем бирү мөнәсәбәтләрендә психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең инновацион технологияләрен куллану буенча педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалист дипломы белән бүләкләнде.Әлеге җиңүе белән аны котлыйбыз.Алга таба яңа үрләр яулавын, зур уңышлар телибез!
2019- елның 17- маенда белем оешмаларындаХезмәтне саклау көне үткәрелде. Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, санитар нормалар, юл йөрү кагыйдәләре, террорга каршы чаралар үтте.
Әлеге проектта безнең район укучылары да актив катнашты һәм уку елы дәвамында алар бик күп мәдәни урыннарда булдылар.
«Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Теләче муниципаль районыннан дүрт укучы җиңүче булды: Теләче урта мәктәбеннән Антонова Латифа - 1 сыйныф, Имамиев Данис - 2 сыйныф, Кыямов Искәндәр – 3 сыйныф укучылары һәм Баландыш төп мәктәбеннән Гарипова Динә - 4 сыйныф укучысы. «Иң мәдәниятле ата-ана»номинациясендә Кыямова Лилия Рәис кызы җиңеп чыкты.
Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр 21 май көнне Казан шәһәренә «Әкият» курчак театрына бүләкләү тантанасына барачак. Аларны мәдәни чаралар һәм курчак театры спектакле көтә.
2019 елның 14 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары арасында Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” исеме астында районкүләм иҗади бәйге оештырылды. Әлеге бәйге якташыбыз, Халык язучысы Фатих Хөсни иҗатын тагын да популярлаштыру, укучыларның сөйләм телен үстерү, сүз сәнгатенең мөһимлеген аңлату максатыннан үткәрелде.Бәйгедә 70 тән артык укучы катнашты. Алар Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр, язучының әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Бәйгедә җиңү яулаган укучыларга Олы Мәтәскә мәктәбенең район мәгариф бүлеге белән әзерләнгән Дипломнары тапшырылды.
2019 елның 13-14 май көннәрендә Байлар Сабасында 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының беренче әйләнеше узды. Әлеге ярышта Теләче, Үзәк һәм Олы Мишә мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.
8нче, 12нче май көннәрендә район педагоглары өчен “Мәктәпкәчә белем бирү стандарты кысаларында билингваль белем бирү» дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды. Семинар Теләченең №1 нче балалар бакчасында үткәрелде.
6 май көнне Баландыш авыл китапханәсе Самара балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип игълан иткән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциядә катнашып, Баландыш авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. 11 нче май көнне мәктәп бакчасында укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып эшләде. Җирне казып, йомшартып яшелчәләр,чәчәкләр утыртылды.
15 мая 2019 года Арским территориальным органом Госалкогольинспекции РТ, в Большеметескинском сельском поселении, был проведен прием граждан. Целью данного мероприятия было разъяснение законодательства о защите прав потребителей, повышение потребительской грамотности населения, информирование граждан о важнейших механизмах государственной и общественной защиты потребительских прав.