ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 май көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гәрәева Рушания Ринат кызы #әдәбимарафон дип аталган VII нче  Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында узды.

15 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Семья в куче – не страшна и туча» дип исемләнгән уен программасы булып узды.  15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелегенең гаиләдәге хәзерге хәле һәм аның җәмгыять тормышында әһәмияте, яшь буынны тәрбияләүдә борчуы белән бәйле иде.

Алар балаларның сәламәтлеген тикшерделәр, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген аңлаттылар.

Ул табигать белән турыдан – туры аралашудан шатлык хисләре уята, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли.Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерә.

Хикәяләрне тыңлап, үзләренә ошаган эпизодларны санап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга кирәклеген, аны авыр минутта дошманнан саклый белү мөһим  икәнлеген аңладылар, алар совет кешеләренең фронтта һәм тылда җиңүне ничек якынайтуларын да белделәр.

Балаларга әйләнә-тирә дөньяны математика ярдәмендә танып белергә ярдәм итү өчен без «Мате: плюс» программасын кулланабыз. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы балаларга математик белем бирү буенча  Федераль инновацион мәйданчык булып тора. Бала уен аша аеруча акыллы активлык күрсәтә. «Мате: плюс»  комплектындагы уеннар кызыклы һәм төрле төрдә. Бу материалның гадәти булмаган булуы баланы җавап эзләп, уйлау уенына керешергә мәҗбүр итә. Математик эчтәлектәге уеннар балаларда танып-белү кызыксынуы, тикшеренү һәм иҗади эзләнү сәләте, теләк һәм белем алу мөмкинлеге тәрбияләргә ярдәм итә.

Утырышта авылыбызның һәр өлкәсендә булган проблемалар кузгатылды: көтү чыгу көне билгеләнде, экология буенча чуп җыю һәм түгү буенча фикерләр алышынды, милли бәйрәмебез Сабантуена әзерлек эшләре буенча планнар төзелде, бирнә җыю мәсьәләсе каралды.

Проектның максаты – яхшы гадәт-татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Теләче  районыннан барлыгы 35 китап укучы катнашты. 15нче май көнне Теләче район китапханәчеләре Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә булып, диплом белән бүләкләнделәр.

Бигрәк тә балалар. Бәйрәм ялларын алар түземсезлек белән көтеп алалар. Баландыш мәдәният йортында 5 нче май көнне балалар ял клубына җыелды. Алар өчен күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ял клубы оешкан төстә, кызыклы уеннар белән күңелле үтте.

Чара башында «сугыш балалары» темасы күтәрелде. Ватанны саклаучылар арасында балалар да бар иде. Фронтка эләккән яки партизан отрядларында сугышкан балалар.  Без В. Катаевның «полкның улы» повестьыннан өзекләр укыдык. Аннан соң Анатолий Митяевның «Дедушкин орден» хикәясен укыдылар һәм кыскача язучының хәрби биографиясе турында сөйләделәр. Балалар сугыш турындагы хикәяләрне дулкынланып тыңладылар, чөнки әдәбият тарихи аңны формалаштыра һәм буыннар алмашына ярдәм итә торган төп чыганакларның берсе булып кала. Балалар үзләренең бабаларыннан һәм әбиләреннән хәрби вакыт турында ишетелгән хикәяләрен зур соклану белән искә алдылар.  Аннан соң безнең уку китаплары буенча викторина узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International