14 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әскәрова Ф.М. һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.
Балалар белән кояш һәм аның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрдек. «Солнышко из сказки» дигән конкурслар үткәрделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кояш турында мәкальләр искә төшерделәр. Балаларны бу көнне «Чтобы солнышко светило!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды.
Рус язучысы Виктор Петрович Астафьевның туган көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә 1 май көнне язучының 95 еллыгына багышланган «Писатель, умный сердцем» дип исемләнгән язучының тормышы һәм иҗаты турында күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Астафьевның балачактан алган тәэсирләре, беренче тормыш дәресләре турындагы китаплары бүген дә бик зур тәрбияви кыйммәткә ия.
"Почемучка» клубы балалары Астафьев әсәрләре буенча викторина сорауларына азарт белән җавап бирделәр.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре "Китап алыйк кулларга» дигән акция үткәрделәр.
15 май көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Ядкәрь” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән гаилә көне уңаеннан ”Хатын-кыз-гаилә терәге “ дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге сөйләшүдә гаиләнең ныклыгы һәм татулыгы турында сүз алып барылды.
Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Гаилә-җылы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә гаилә темасын чагылдырган журнал һәм китаплар куелды.
Бигрәк тә сабыйлар өчен. Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышның аерылгысыз өлеше. Балаларыбыз җитез, өлгер, зирәк, сау саләмәт булсыннар өчен саф һавада төрле уеннар уйнау бигрәк тә файдалы. Шәдке балалар бакчасының кечкенә төркеме балалары тәрбияче апа белән төрле уеннар уйлап табып, тату, дус булып уйнап вакытларын бик күңелле үткәрәләр.
Әлеге ярышта Теләче, Үзәк һәм Олы Мишә мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.
Әлеге ярышта Теләче һәм Үзәк мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.