Яз - мәктәп яны участогында эшләү вакыты. Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бу эшләрдән читтә калмады. 13 май көнне бакчада чәчәкләр, яшелчә культуралары утыртылды . Шулай ук карлыган һәм кура җиләге куакларының төпләре дә йомшартылды . Вакытны кулдан ычкындырмау һәм барысын да вакытында эшләү бик мөһим бит.
2019 елнын 13 май конне Олы Нырсы авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
“Фатыйх Хөсни – үзе бер дөнья” районкүләм иҗади бәйгесендә катнашып, Теләче урта мәктәбе укучылары Якупов Айрат – 1 нче урынны, Заһидуллина Альбина – 2, Сәмигуллина Миләүшә , Сөнгатуллин Булат, Титоренко Алинә 3 нче урыннарны яуладылар. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Якупова Л.М. һәм Шәяхмәтова Г.Н. әзерләде. Котлыйбыз һәм яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
Май аенда биредә «Авылым табигате» фотокүргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Туган як-ул кеше туган, тирә-юньдәгеләр, йорт, урам, авыл, халык тарихы. Фотокүргәзмә һәркемгә әйләнә-тирә дөньяны күрергә ярдәм итәчәк, туган як табигатенең мәһабәтлеге белән танышырга ярдәм итәчәк.
Әлеге акциянең максаты-дөнья идеалларын ныгыту, үсеп килүче буынга безнең планетада тынычлыкны һәм иминлекне саклау мөһим булуын аңлау.
Балалар бөтен дөньяда дөньяга чакыру кебек игелекле ниятләр символы буларак, кәгазьдән ак күгәрченнәр ясадылар. Кәгазь күгәрченнәрдә акциядә катнашучылар үзләренең туганнарының һәм якыннарының исемнәрен яздылар һәм, әлбәттә, фашизмны җиңү яулаган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу күгәрченнәр белән сәхнә бизәлде.
Күргәзмә материаллары әлеге постның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи - дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләрен пропагандалау.
Кызганычка каршы, алар көннән көн азая бара... Ләкин алар йөрәкләренә уелып калган ачлык-ялангачлыкны күрүләре, сугыш башланганда 10-13 яшьлек сабыйлар булсалар да, басуда өлкәннәр белән бертигез эшләүләре, ниләр кичерүләре турында сөйләделәр. Чөнки аларга үзләре өчен генә түгел, ә сугыш кырыннан кайтмый калганнар өчен дә эшләргә кирәк иде... Тыл хезмәтчәннәре, аларның хезмәт батырлыгы турында онытмаганнарына бик шат.
Тузганак- язгы чәчәкләрнең берсе, ул кояш кебек сары таҗлары белән барлык тирә-юньгә нур сибә. Бүген 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф. белән берлектә саф һавада бу чәчәкләрне күзәттеләр, төп өлешләрен өйрәнделәр: сабагын, яфракларын, чәчәкләрен аердылар һәм аларны тасфирлап сөйләделәр. Гөлсинә Фәүхетдиновна балаларга иртән, кич, яңгыр алдыннан тузганак чәчәкләре ябыла; сары чәчәкләрен атып бетергәч, ул йомшак ак башлы чәчәккә әверелә һәм аның орлыклары талгын җилдә таралып очып китә, дип аңлатты.