ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бу - Россия сугышчыларының, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаган барлык буыннарына безнең хөрмәт билгесе. Безнең Ватан Геройлары хөрмәтенә Иске  Җөри  авылы китапханәсендә "Ватанны саклау –изге бурыч” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Үскән саен, балаларның сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта. Безнең икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар да, тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф. белән берлектә сәхнәләштерү уеннары аша үзләренең  интонацияләрен яхшырту, башка яшьтәшләре белән аралашу осталыкларын арттыру, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләрен өйрәнеп, дуслык җепләрен ныгытып дөньяны, тормышны танырга өйрәнәләр. Сәхнәләштереп уйнау барышында, иң мөһиме - балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.

Партиянең 18 нче Съездында Партия Уставына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Конференциядә кайбер оештыру мәсьәләләре дә каралды. Беренче чиратта Партиянең Татарстан төбәк сәркәтибе, сәяси совет һәм Президиум составы сайланды. Партиянең Татарстан төбәк сәркатибе итеп яшрен тавыш бирү юлы белән биш елга кабат Фәрид Мөхәммәтшин сайланды.

22 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Ватанны саклау ул - изге бурыч" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 елда Совет хөкүмәте, властьтка килгәч үк, катлаулы хәл алдында кала. Чөнки инде Беренче бөтендөнья сугышы башланган була. Илне дошманнардан саклау өчен 1918 елда Халык комиссарлары советы рәисе В.И.Ленин "Эшче - крестьян Кызыл Армиясе төзү" турында декрет кабул итә. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз иреге белән илне сакларга теләүче эшчеләр кабул ителә.                                                                                                                     

Бу сүзтезмә зур илдә СССР исеме белән яшәүче кешеләр тормышына 1979 елның 25 декабрендә керә. 2019 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  Ямбулат авылы китапханәсендә "Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрес барышында китапханәче Шакурова Гөлия Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләде. Ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгән һәм үзләрен шәһит иткәннәрне һәрчак истә тоту - исәннәрнең вөҗдан эше.   

Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. Бу акциянең максаты -  үсеп килүче буын арасында  милли фольклорны киң пропагандалау. Акция  балалар бакчасында узды.  Чара башында балалар Халыкара туган тел көне бәйрәм тарихы турында белделәр.  Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, татар халык әкиятләрен  укыдылар,  бишек җырларын искә төшерделәр.

Баландыш авыл китапханәсенең актив укучы Рафил Мөхәммәтшин Республика балалар китапханәсенең "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" дигән иҗади конкурсында катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.

Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең балалар бакчасында  зур эш алып барыла. Безнең,Лесной балалар бакчасында,хикәяләр көн дәвамында укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла, проблемалы ситуацияләр чишелә. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан дәвам ителә. Балалар китап яратып үсәләр!

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

23 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм “Дулкын” бассейнында  Теләче муниципаль районы халкы арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип исемләнгән Россиякүләм фестивальнең 2 этабы үтте. Балалар иҗат коллективы әлеге чарада актив катнашты, методист Гараева Рушания Ринатовна VII баскычта  1 урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International