21февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу чарада үз телебезнең бөеклеге, байлыгы, матурлыгына карата шигырләр укылды, төрле фикерләр җиткерелде. Очрашу да туган телгә багышланган мәкальләр уены да уйналды.
Февраль ае - Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ямбулат авылы китапханәсендә дә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында "Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Ямбулат авылы китапханәсе "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль - икътисади, иҗтимагый - сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыра.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел" дигән юбилей концертында катнашты. Район мәдәният йортына шул сугышта катнашучылар чакырылган иде. Район башлыгы Зарипов.И. Ф ветераннарны бик җылы һәм чын күңелдән котлады. Тантаналы шартларда юбилей медальләре тапшырылды.Үземнең сыйныфташларны Фәрхуллин Илнурны, Гыйльметдинов Илсурны, Закиров Фәнилне бүләкләгән рәтләрдә күрү бик куанычлы булды.
Анда Саба, Теләче, Биектау районнарыннан смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган педагог- психологлар көч сынаштылар. Алар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар һәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан Хабирова Ф.Ф. катнашты һәм беренче урынга лаек булды. Чын күңелдән әлеге җиңүе белән аны котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар, Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.
Һәр кварталның икенче аеның өченче сишәмбесендә ул график нигезендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең кабул итү бүлмәсендә борчыган сорулары белән граңданнарны кабул итә. Эшлекле сәфәр вакытында Разия Садыкова шулай ук район хастаханәсендә булып аның эшчәнлеге белән танышты, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Бәйрәмдә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ата-аналар өчен оештырылган зарядка бик күңелле үтте . Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар.
Чарада Әфган сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләре, Гатиятов Р. Р. җитәкчелегендә « Юный армеец » отряды, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Чара «Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра.." дигән презентация, "Әфганстан хәтере" музыкаль клип, шигырьләр, җырлар, җылы әнгәмәләр белән үрелеп барды.
Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урын Алан-1 эшчеләр командасы, икенче урында Саба районы Мишәбаш авылы командасы, өченче урында Олы Мишә командасы, дүртенче урында Алан-2 студентлар командасы булды. Җиңүче командаларны эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. котлады һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Спорт бәйрәме барышында тәмле пловтан авыз итәргә , кайнар коймак белән чәй эчергә мөмкин иде.