ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

29-нчы гыйнвар көнне Үзәк Мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булып узды.

Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти-әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп бакчасына элделәр. Кошлар бик теләп сыйланырлар һәм яз җиткәч безне үзләренең матур җырлары белән шатландырырлар.

30 гыйнвар көнне  Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасына багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Тарих укытучысы Гыйләҗева Э.Р.  1-9 нчы сыйныф укучыларын Ленинград блокадасында катнашучыларның героик батырлыгы, көндәлекләре, хатлары белән таныштырды. Ахырдан "Ленинград блокадасы" дигән документаль фильм күрсәтелде. 

В 2018 году в Республике Татарстан были проведены работы по актуализации государственной кадастровой оценки в отношении земель сельскохозяйственного назначения. 1 января этого года были внесены обновленные сведения в реестр недвижимости. Оценка проводилась в соответствии с новым законом "О государственной кадастровой оценке", который определил новые правила оценки объектов недвижимости: если раньше этим занимались независимые (частные) оценщики, то сейчас обязанности возложены на Государственное бюджетное учреждение «Центр государственной кадастровой оценки» РТ.

Шул уңайдан, Субаш авыл китапханәсендә "2019 ел - эшче һөнәрләр елы" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү. Укучыларга төрле һөнәрләргә багышланган журнал материаллары тәкъдим ителде. Барлык китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

"Үз тарихыңны яхшы бел! - Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе шулай атала.

Күргәзмә Татар Автономияле Совет Социалистик Җөмһүриятенең барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыра.

28 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә Эзтабар оешмасына кабул ителделәр.

Шул уңайдан 20 гыйнвардан Баландыш авыл китапханәсендә «Һөнәрле кеше - хөрмәтле кеше» дигән күргәзмә эшли, анда һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр урын алган.

Халыкара сэнгатьле уку һәм вокал осталыгы буенча “Илһамият”  фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде, бу конкурста сәнгатьле уку номинациясендә Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрәнең 1 дәрәҗә Дипломга лаек булуы билгеле булды. Конкурс 8-9 декабрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният  институты базасында оештырылган иде. Бу халыкара фестиваль-конкурсның оештыручылары булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнъя татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният  институты. Чыгыш ясаучыларны Россия Федерациясенең атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Хамматова

Эльмира  Мифтаховна җитәкчелегендәге җюри бәяләде.

Кичәдә 2 команда катнашты.1-студентлар, 2- булачак студентлар. КВН  -түбәндәге бүлекләдән торды:

   1-  Сәләмләү. Командага исем, девиз сайлау.

   2- “Мәзәк күрсәтү”. (Мәктәп яки студент тормышыннан кызыклы күренеш)

   3-   Концерт номеры.

   4  -“Шаян сорауга-шаян җавап”

   5 -   Ике команда бер - берсенә табышмаклар әйтү.

   6-   “Тылсымлы тартма” тартма эченедәге әйберләрне соравына карап табу.

   7-   Йомгаклау. Сүзне \җюригә бирү.

   8-   Җиңүчеләрне бүләкләү.

   Кичә авылыбыз яшьләре өчен бик күңелле ял чарасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International