Кичәдә 2 команда катнашты.1-студентлар, 2- булачак студентлар. КВН -түбәндәге бүлекләдән торды:
1- Сәләмләү. Командага исем, девиз сайлау.
2- “Мәзәк күрсәтү”. (Мәктәп яки студент тормышыннан кызыклы күренеш)
3- Концерт номеры.
4 -“Шаян сорауга-шаян җавап”
5 - Ике команда бер - берсенә табышмаклар әйтү.
6- “Тылсымлы тартма” тартма эченедәге әйберләрне соравына карап табу.
7- Йомгаклау. Сүзне \җюригә бирү.
8- Җиңүчеләрне бүләкләү.
Кичә авылыбыз яшьләре өчен бик күңелле ял чарасы булды.
Ярышлар 15-31 гыйнварда үткәрелә. Көрәш “каты” бара, ярышларны гадел хөкемдарлар бәялиләр.Ярышларда 4 төркем катнаша: 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре. Барлык командалар да бик тырыш, зирәк, көчле. Алар барлык кышкы спорт төрләрендә дә - хоккей, чаңгы ярышы, «күңелле стартлар»да бик теләп катнашалар. “Кышкы кече Олимпия уеннары” ябылу тантанасында командаларга дипломнар тапшырылачак, ә иң көчле һәм җитез катнашучылар медальләр белән бүләкләнәчәк. Тәрбиячеләр дә балалардан калышмыйлар: барлык төр ярышларда да катнашып үз көчләрен сыныйлар.
Шул унайдан, Сауш авылы китапханәсендә сәхнә әсәрләрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучы шушы китап күргәзмәсе белән уку залында таныша ала.
Ленинград блокадасы- Икенче бөтендөнья сугышының иң дәхшәтле вакыйгасы. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар үтә: “Блокададагы Ленинград балалар күзлегеннән” рәсем һәи иҗади эшләр конкурсы, “Таня Савичева көндәлеге” дип исемләнгән мәктәпкүләм чара, “900 көнлек батырлык” темасына линейка, “Тыңлагыз, Ленинград сөйли” темасына шигырь сөйләүчеләр конкурсы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн. солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!
Сауш авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгатендә: 29 айга сузылган бу камалыш турында язылган китаплар, геройлар турында сөйләнелеп, интернет ресурслар кулланып шушы темага багышланган презентация күрсәтелде.
Чаңгы белән коралланып, без «Почемучки» клубы балалары белән Кышкы бакча буйлап сәяхәткә киттек. Безнең сәяхәт вакытында кышкы чорда табигать үзгәрүгә игътибар иттеләр, кардагы эзләрне анализладылар һәм аларның кемнеке булуын аңларга тырыштылар…
Аннары без кошларны май белән сыйладык. Без аны агач ботакларына беркеттек һәм кошларның безнең тәм-томнар белән сыйлануын күзәттек.
Максимальные объемы реализации молока за сутки среди регионов России достигнуты в Республике Татарстан – 3,1 тыс. тонн. На втором месте по этому показателю Краснодарский край – 2,5 тыс. тонн, а третье место занимает Воронежская область – 1,7 тыс. тонн.
В топ-10 регионов по объемам суточной реализации молока входят также Кировская область (1,7 тыс. тонн), Свердловская (1,6 тыс. тонн), Ленинградская (1,6 тыс. тонн), Московская (1,5 тыс. тонн), Белгородская (1,3 тыс. тонн), Новосибирская (1,3 тыс. тонн), Вологодская (1,2 тыс. тонн) области.
Әлеге әңгәмә барышында балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләнде.
Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бөек галимебез, рухи маягыбыз ул” дип исемләнгән папка ясалды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу папка белән таныша алачак.
Күргәзмәдә Ленинград блокадасы, хәрби вакыт, исемсез геройлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Ленинград блокадасы, блокада балалары... Бу сүзләрне һәркем ишетте. Бөек Ватан сугышы архивларында иң бөек һәм шул ук вакытта фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Бу вакыйгалар дөнья тарихына шәһәрнең күчеше нәтиҗәләре буенча иң озын һәм куркыныч вакыйга буларак кереп калды.