ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Добро идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан, 7 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның иң күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Галлямовлар гаиләсендә булдылар.  Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.

Шушы дата уңаеннан, Казаклар авылы китапханәседә “Коррупциягә “Юк!” дип әйтик” дип исемләнгән папка эшләнде. Күргәзмәгә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар куелды.

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 7 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да беләчәкләр. Китапханә укучыларын һәм илебезнең героик үткәне белән кызыксынучыларны әлеге күргәзмә белән танышырга чакырабыз.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Чаранын тантаналы  өлеше Казанская ратуша бинасында  Татарстан Республикасын  премьр- министры  А.В. Песошин  катнашында үтте.

Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе методисты Шәрәфетдинова Л. балаларга әлеге категория кешеләрнең тормыш юлында очрый торган авырлыклар һәм проблемалар турында сөйләде. Ул мондый кешеләргә көндәлек тормышта мөмкин кадәр ярдәм итәргә, аларга ярдәм кирәк булганда битараф калырга ярамаганын аңлатты. Әңгәмә ахырында бу тема буенча балалар арасында сораштыру үткәрелде.

В соответствии с Федеральным законом от 3 июля 2016 года №237-ФЗ   «О государственной кадастровой оценке», распоряжением Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан (далее – Минземимущество Республики Татарстан) от 30.10.2018 №3647-р утверждены результаты государственной кадастровой оценки земель сельскохозяйственного назначения на территории Республики Татарстан.

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (пофильле) үзәге  физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында физкультура-спорт эшчәнлеген иң яхшы оештыру буенча ачык Бөтенроссия конкурсының республика этабында " Өстәмә белем бирүнең иң яхшы авыл муниципаль оешмасы,   3 һәм аннан да күбрәк спорт төрләрен үстерүче " номинациясендэ җиңүче булды.

Конкурс эше бөтенроссия этабына юнәлдерелгән.

Карточкаларны төркемләү ысулына карап каталоглар алфавит, системалы, предметлы була. Рациональ оештырылган системада каталогның һәркайсы фондны билгеле бер аспектта ача. Каталоглар бер-берсен кабатламыйлар, ә өстәп торалар. Барлык каталоглар бербөтен тәшкил итә. 
Ел дәвамында Ачы авылы китапханәсендә каталоглар белән эш алып барыла. Алфавит каталогында бүлекчеләр алыштырылды, каталогларның тышкы язмалары яңартылды.

Коррупция - хәзерге җәмгыятьтә иң кискен проблемаларның берсе. Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Халыкара көннең максаты-коррупция проблемасын аңлауны һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнәйтү. 7 декабрь көнне, коррупция көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә "Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Китапханәче яшьләр арасында « әдәби әсәрләрдә коррупция темасы " дип исемләнгән әңгәмә-күзәтү үткәрде һәм аларны әдәби әсәрләр белән таныштырды, соңыннан катнашучыларга «Коррупциягә юк!" буклетлары таратылды.

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар декадасы уза, Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы, Күкчә авыл клубы мөдире Замалетдинова Резедә Рәүф кызы белән берлектә, 8 декабрь көнне “Кулымда китабым ни сөйли? " акциясе үткәрделәр. Алар "Игелекле йөрәк" клубына йөрүче инвалид балалар янына бардылар, балаларга  китаплар турында таныштыру әңгәмәсе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International