Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе.
Бу көнгә китапханәдә «Художник, мыслитель, пророк " китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә-диспут узды, яшь китап укучылар язучының иҗаты турында үз фикерләрен белдерделәр. Күргәзмә-презентация Солженицынның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Күргәзмә викторина белән бергә алып барыла, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Аларга җавап бирү өчен язучының биографиясе белән танышырга һәм үзе язган әсәрләр белән танышырга кирәк.
Соңыннан без китапханәдә булган әсәрләр белән таныштык: «Не стоит село без праведника» «Матрёнин двор», «Раковый корпус», «Один день Ивана Денисовича» һ. б.
Бу - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык”дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихы һәм Ватан геройлары турында буклетлар таратылды.
Рәсәйнең иң истәлекле көне. Әлеге дата уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –отмечается День Героев Отечества” дип исемләнгән альбом ясалды.
Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Шэдке урта мәктәбендә узган сыйныф сәгате район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Мирайханова, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмагил хазрәт Фәләхиев, районның “ФОРПОСТ” җитәкчесе Радик Сәйфетдиновлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Шул вакыттан бирле иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Конституция көне. Конституция дәүләтнең төп законы – илнең барлык хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Айдар авыл китапханәсендә, Конституция көне уңаеннан, укучылар өчен "12 декабрь - Россия Федерацисе конституциясе көне" дигән белешмәлек эшләнде.
Рәсәйнең иң истәлекле көне. Әлеге дата уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырылкларын ачып бирә.
Татарстанцы не забрали в Кадастровой палате по РТ более 60 тысяч документов. «Такое количество документов скопилось за неполных два года. Люди по каким - то причинам «забывают» забрать договоры купли-продажи, дарения, банковскую закладную, свидетельство и т.д.»,-рассказала заместитель директора Кадастровой палаты по РТ Юлия Шпалитова. По ее словам забрать документы из архива просто, но не каждому удобно. Путь документов от места выдачи до места хранения, а вслед за ними и человека, не так уж и короток.
8 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Социалистик хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова белән очраштылар. Очрашуны Теләче муниципаль районы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Р.Р. Нуртдинов оештырды. Укучылар рус теле укытучысы Е.Я. Нуртдинова белән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу һәркем өчен бик кызыклы булды.
Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Моны кисәтү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы мәктәп укучылары арасында “Виртуаль дөнья балалар күзе белән “ рәсем конкурсы оештырды. 7 декабрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының “ 179нчы Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә конкурска нәтиҗә ясалды. Бу конкурста Максабаш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Илюзә дә катнашты һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.