Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле татар язучысы һәм драматург Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар совет әдәбияты һәм Гадел Кутуй" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче Шакурова Г.М язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Китап укучылар әниләр турында матур эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук хатын-кыз язучыларның китапларыннан күргәзмә төзелде, альбом чыгарылды.
29 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Аналар көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә - Әниләргә мәхәббәт - изге хисләр хакында барды. Балалар бу әңгәмәдә әниләр турында язучыларның әсәрләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм әниләргә бүләк ясадылар.
Атна дәвамында безнең килүчеләр солдатларның батырлыклары, сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында хәбәрсез югалган барлык кешеләрне берләштерә торган әлеге датаның барлыкка килү тарихы турында беләчәкләр.
Кызыксынучы укучыларны «без сезнең батырлыгыгызны мәңге хөрмәт итәчәкбез» дигән альбомнар (сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган) һәм «Ватан сакчылары» фотоальбомы (солдатларга багышланган) көтә.
Балаларны Билгесез солдат көне бәйрәме тарихы белән таныштырдылар. 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат туфрагы Ленинград шоссесы 41 нче чакрымга туганнар каберлегеннән күчерелгән һәм тантаналы рәвештә Александровский бакчасында Кремль диварлары янында күмелгән. Һәм бирегә килгәч, һәр кеше шушы кызыл таш астында булырга мөмкин, дип уйлый.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады.
2 декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры һәм авыл җирлеге башлыгы берлектә җирлек территориясендә яшәүче инвалидларның өйләрендә булдылар. Авыл җирлеге башлыгы нык сәламәтлек, озын гомер теләп азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.
Әлеге чарада Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балаларга китаплар бүләк ителде. Бу матур традиция инвалидлар ункөнлегендә ел да үтәлә. Даими рәвештә китапханәгә йөри алмаган укучыларыбыз канәгать калырлар һәм китап укуга кызыксынулары артыр дип өметләнәбез.