ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Барлыкка килгән беренче бозда балаларның, яшүсмерләрнең һәм кайбер өлкәннәрнең дә тизрәк шуып карыйсы килә. Әмма көзге боз бик куркыныч. Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсә дә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта.

Әңгәмә барышында укучылар белән уеннарның спортның бер төре булуы, хәрәкәтле уеннарның сәламәтлек өчен файдасы турында фикерләр алышынды.

2018 елның 14 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.

     Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2019 елгы кыр эшләренә  әзерләүне оештыру тора.

Шөгыйл  уен формасында алып барылды, балаларда математик белемнәргә кызыксыну, мөстәкыйльлек, фикерләү сәләте, зирәклек, фикерләүне исбатлый алу мөмкинлеген үстерүгә дә бик зур урын бирелде.  

Көз ае, гадәттә, күңелсез һәм моңсу, дип санала. Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! Бүген, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.

...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, шулай ук  бәйрәмгә килгән гөмбәчеккә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.

Һәр атнаның пәнҗешәмбе көне - Олы Мишә урта мәктәбендә спорт көне. Бу көнне мәктәптә спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үтә. Мәктәптә бадминтон, мини-футбол, милли көрәш түгәрәкләре эшли. Укучыларыбыз спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Мәктәбебездә һәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Чараның барышында “Салават күпере” китапханә берләшмәсенә йөрүче балалар үзләренә ошаган хикәяләрне укыдылар,табышмаклар чиштеләр,”Төлке һәм көртлек”әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Балалар Л.Н.Толстой хикәяләре буенча курчаклар ясадылар һәм аларны курчак театрында кулланырга булдылар.

Балаларның  сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан,  республика күләмендә “Буду бдительным на льду и на воде” рәсем һәм видеороликлар конкурсы  игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары республика күләмендә уткәрелә торган чараларда теләп катнашалар. Бу конкурска да һәр укучы рәсем ясады. Аларга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International