ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Теләченең 2нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен "Конкурс хәрәкәте чаралары белән педагогның һөнәри үсеше" темасына "түгәрәк өстәл" формасында семинар узды. Семинар барышында, әлеге тема буенча Казанда уздырылган квалификация күтәрү курсларында катнашкан педагоглар Ибрахимова А.Р., Баева Ә.Г. һәм Рафикова Л.А., "Ел тәрбиячесе" конкурсындагы яңалыклар белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрү буенча, балалар белән чаралар, ораторлык һәм актерлык сәнгатен анализлау буенча практик тренинглар үткәрделәр. Катнашучылар бик актив булдылар, семинар нәтиҗәле узды.

Мәктәпкә ата -аналарның финанс ярдәме һәрвакыт урынлы. 10 нчы ноябрь көнне Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте Теләче урта мәктәбенә канализация люклары сатып алуда спонсор ярдәме күрсәтте. Директор Нәҗипов Раиль Расифович җитәкчелегендә мәктәп коллективы Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте оештыручылары Саттаров Раис Рәүфовичка, Хәсәншин Айдар Хәйрулловичка һәм директоры  Ахваров Илнур Хәйдәровичка чиксез рәхмәтләрен белдерә. Без  спонсорларга эшләрендә зур унышлар, сәламәтлек һәм хезмәттәшлек теләп калабыз. 

 "Тургеневны укыйбыз"дигән китап күргәзмәсе янында әдәбиятка күзәтү үткәрелде, бөек рус язучысы тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының шәхси тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән таныштырдылар. Алар Тургенев геройларының матур дөньясына чумдылар һәм "Аталар һәм балалар”, “ Му-Му, “ Аучы язмалары”,” Дворянские гнездо “.   Тел һәм психологик анализ мастеры, Тургенев рус һәм дөнья әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясады.

11 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә географик диктант уздырылды. Аның модераторы география укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Шәйхутдинова. Акциядә район мәктәпләренең география укытучылары һәм мәктәбебезнең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Ахырдан һәр катнашучыга истәлекле сертификат тапшырылды.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә куркыныч-юнәлешле якын килүне гамәлгә ашыру турында

12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

11 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә географик диктант уздырылды. Аның модераторы география укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Шәйхутдинова. Акциядә район мәктәпләренең география укытучылары һәм мәктәбебезнең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Ахырдан һәр катнашучыга истәлекле сертификат тапшырылды.

10 нчы ноябрь  көнне Максабаш төп мәктәбе базасында 2008 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында, 2006-2007 елгы һәм 2004-2005 елгы укучылар арасында, Дәүләтшин Марат Тимерхан улы  призына бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрдек. Ярышта районнын 8 мәктәбеннән 79 укучы катнашты.

                                                                              

Әтисе Сергей Николаевич, отставкадагы гусар офицеры, иске дворян нәселеннән, әнисе Варвара Петровна, бай алпавыт хатыны Лутовиновлар гаиләсеннән булган.

Бөек язучының тууына 200 ел тулу уңаеннан, Ачы авылы китапханәсендә "Писатели юбиляры месяца " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International