ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.

Барысы 13 команда, 500 гә якын спортчыны узенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты һәм 1 урынны яулады. 2 урында – Балтач, 3 – Кукмара районы командасы.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. 2 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Муса Җәлил татар телендә" номинациясендә шигырь укучылар бәйгесе үткәрде.  Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге истәлекле датага багышлап Айдар авылы китапханәсендә «Конституция - илнең төп китабы » дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Бүген без республикабыз белән горурлана алабыз, чөнки ул барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешә һәм чәчәк ата. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга тәкъдим ителде.

Бу бәйрәм Россия тарихында мөһим вакыйга - Мәскәүне 1612 елда Польша интервентларыннан азат итү хөрмәтенә билгеләнгән.  Әлеге бәйрәм алдыннан, үз иленең тарихын өйрәнү, Халыклар бердәмлеге көненең мәгънәсен билгеләү, патриотик тәрбия бирү максатыннан, Айдар авыл китапханәсендә «Илебезнең көче бердәмлектә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә Россия дәүләте тарихы белән кызыксынучыларга адресланды.

Халыклар Бердәмлеге көне – һәркемгә дә тарихы истәлекләрне искә төшерә торган көн. Шундый кичәләр үткәреп, кешеләрдә патриотизм рухы тәрбияләнә.

Татарстан Конституциясе  көне –  Татарстан  Республикасында   яшәүче  барлык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме.  Конституция көне  - Татарстан Республикасында   һәрбер кеше, оешмалар  өчен  социаль  һәм экономик мәсьәләләрне чишергә мөмкинлекләр тудыра,   үсеш юлларын табарга ярдәм итә торган , хокукларны ачучы документ  кабул ителгән зур бәйрәм. Татарстан Конституциясе  безгә  бергә-бергә , кулга кул тотышып, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлекне саклап, биргән хокуклар белән яшәргә,  зур уңышларга ирешергә мөмкинчелек бирә. Бәйрәм белән котлыйбыз!

Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләтендә  яшәүче  барлык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Россиянең барлык халыкларын  уртак максатлар берләштерә. Үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлекне саклап, Россия халыклары   бердәм һәм дус  яшәсеннәр. Без бергә. Без бердәм. Бәйрәм белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International