ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

15 ноября 2018 г. в Тюлячинском и Узякском сельских поселениях Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан будет оказана бесплатная юридическая помощь населению.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

2  нче   ноябрь, жомга   көнне,  Россия Федерациясендә  Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант”  үткәрелде. Татарстан  Республикасы Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант”  язуда   актив катнашты. Теләче районында  “ Зур этнографик диктантны ”  Теләче урта мәктәбендә яздылар.  Диктант язуда  төрле яшьтәге  укучылар, укытучылар һәм барлык теләгән кешеләр язды.  9 нчы сыйныф укучылары  диктант алдыннан флешмоб күрсәтте. Диктант тарих, география , әдәбият фәннәреннән  белемнәрне тикшерергә ярдәм итә ,  Россиядә яшәгән халыклар тормышын өйрәнүгә кызыксыну уята .   Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” зур әзерлек белән үтте. Барлык диктант язучыларга,  Бөтенроссия акциясендә  катнашулары  өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Барыбызга да мәгълүм булганча, балаларның үсеш чорында “Кем булырга?”, “Нинди булырга?”дигән сорау борчый һәм нәкъ тә шул вакытта аларның  ялгыш юлга да кереп китүләре бар. Начар гадәтләрне булдырмауны кисәтүче чараларга күз салсак, ул-спорт! Алан авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, яшүсмерләр һәм кече яшьтәге китап укучылар өчен шахмат һәм шашка уеннары һәрдаим оештырылып тора. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен спорт турында китапларны тәкъдим итү, спорт төрләренең файдасы турындагы мәгълүмат, файдалы киңәшләр язылган буклетлар һәм искәртмәләр өләшенеп тора.

Күргәзмәгә килүчеләр үсемлекләр тербияләу буенча киңәшләр табачак.

2 ноябрь көнне күргәзмә янында әңгәмә уздырдык һәм стажлы бүлмә гөлләрен яратучылар үсемлекләр тәрбияләү буенча үз серләре белән уртаклаштылар.  Аннары без бүлмә үсемлекләре турында кроссвордлар чиштек.

.

Уведомление о начале  строительства, которое в соответствии с новыми требованиями законодательства, застройщик обязан направлять в органы власти, является документом – основанием для подготовки технического плана для кадастрового учета объекта недвижимости.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары Котдусова Алмазия (7 сыйныф) һәм Хасаншина Зөбәйдә (6 сыйныф) “Добрый Татарстан” региналь конкурсында 3енче урын  яуладылар. Бүләкләү тантанасы 1 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз.

1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрә Яр Чаллы  шәһәренеӊ “1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр  иҗат сарае” базасында,  балаларныӊ “Мәрхәмәтле Татарстан” дип аталган III регионара  социаль проектлар конкурсыныӊ йомгаклау этабында “Георгий лентасы” дигән проекты белән чыгыш ясап “Патриотика” номинациясендә 8-10 яшьлек балалар арасында 1 урынны алды (җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш.).

Конкурста республикадан 135 бала катнашты.

4нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне буларак Россиядә 2005 нче елдан башлап бәйрәм ителә башлады. “Халыклар бердәмлеге көне”  әле  берничә ел гына бәйрәм ителсә дә, безнең балалар бакчасында аны уздыру традициягә кереп бара.Бүген, 2нче ноябрь көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар татар һәм рус халык милли киемнәренә киенеп ике дәүләт телендә дә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Кунакка милли киемнән рус, татар һәм башкорт кызы килде, алар  балаларга милли киемнәрен, биюеләрен биеп күрсәттеләр. Бәйрәм иртәсе азагында балалар үзләреннән кечерәк балаларга татар һәм рус халык уеннарын уйнарга өйрәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Китапханәче наркотикларның зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләде. Укучылар чара барышында "Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән презентация карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International