Анда язучының барлык күренекле әсәрләре, тормышын һәм иҗатын яктыртучы материаллар тәкъдим ителде.
Шул датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле драматург Риза Ишморат” исемле китап күргәзмәсе куелды. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
2 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучылар өчен “Конституция – төп законыбыз”, “Без бердәм булганда - көчле” дип исемләнгән тематик күргәзмәләр төзелде һәм күзәтү үткәрелде.
Күргәзмәгә “Татары”, “Татарстан-минем Ватаным”, “Татарстан уртак йортыбыз”, “Татарстан Республикасы Конституциясе”, “Без тарихта эзлебез” дигән китаплар урнаштырылды.
Җыелышта чирек йомгаклары, каникул чорында балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләшенде. Җыелышка Теләче районы буенча ГАИ ГИБДД начальнигы Каримуллин Илнур Хәлим улы чакырулы иде. Үз чыгышына хәтлек ата-аналар тарфына юлларда сакланып йөрмәүне кисәтүче видеоязма тәкъдим итте. Аннан соң видеоязманы анализлап әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Балаларны махсус саклагыч утыргычларга утыртып йөрергә кирәклеген ассызыклады. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы турында искәртте. Илнур Халимовичның чыгышы нәтиҗәле булыр, балалар юлларда сак, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап йөрерләр дип өметләнеп калабыз.
5-9 нчы сыйныф укучылары ярыш формасында ике командага бүленеп үзләренең фантазияләрен, сәләтләрен сынадылар. Ике командага да алдан бирелгән биремнәрне төгәл башкарырга тырыштылар. Көзге мода күрсәтү, прическа, көзге муллыктан кул эшләнмәләрен тәъдим иттеләр, концерт номерларын башкардылар. Көзге муллыкка кагылышлы табышмакларга җавап эзләделәр, әйтемнәр, мәкальләр дәвам итү, тиз арада шигырьләр иҗат итүдә ике команда да сынатмаска тырышты. Быелгы үзенчәлекле көзге бал кичәсе бик күңелле һәм истә калырлык булып үтте.
29 нчы октябрь көнне Казан шәһәре Г.Кариев исемендәге театр бинасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын ашыру, берлектә туган телгә һәм гореф кадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатыннан “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән IX интернет-проектлар конкурсында катнашып җиңү яулаучыларны бүләкләделәр. Әлеге чарада Сауш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рахматуллина Наилә Васил кызы да катнашты һәм дипломант исеменә лаек булды. Конкурсны оештыручылардан истәлекле бүләкләр белән бәләкләнде. Аны шушы зур уңышы белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Аның кысаларында укучыларга болганчык чорларны чагылдырган, фәнни – популяр һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.
Ватанны яратырга, бердәм булырга, бер – береңә булышырга, башкаларның кызыксынуларын хөрмәт итәргә, кичерә белергә һәм үпкәләрне онытырга кирәк – иң мөһиме шушылар.
Әлеге конкурска Муса Җәлилнең төрле әсәрләре анализланды. Без «Варварство» әсәрен сайладык. Конкурска Владимиров Николай (15.12.1998 елгы), ГАПОУ «КЭК» студенты башкаруында әлеге укуны тәкъдим итеп, без матурлыкны һәм шигъри сүзнең чагылышын аңларга тырыштык. (Конкурска «Варварство» әсәренең видеопротын һәм катнашучы анкетасын җибәрдек.)
Әлеге конкурска китапханәдә «Муса Җәлил әсәрләрен укыйбыз» дигән күргәзмәләр әзерләнде, күргәзмәдә әлеге авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләр «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты» дигән буклетлар белән таныша алдылар.
С 1 ноября татарстанцы начнут получать в МФЦ сведения из реестра недвижимости, подготовленные кадастровой палатой, но заверенные МФЦ. Полномочиями по подтверждению содержания документов многофункциональные центры наделены постановлением Правительства Российской Федерации.