Олы Мишә урта мәктәбе укучылары көзге каникул көннәрен Казанга экскурсия белэн башладылар. ААҖ “Казан ярминкәсе” оешмасында үткәрелгән “Россия- минем тарих” дип аталучы тарихи паркта экспозицияләр белән таныштылар, тарихи документаль фильм карадылар. Экскурсия файдалы һәм кызыклы үтте.
Китапханәчеләрнең китаплар тормышы турындагы чыгышыннан соң, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренә ошаган журналлар һәм китаплар белән таныштылар, аларны актарып, иллюстрацияләрне карап чыктылар. Экскурсия ахырында балалар тәртипле һәм пөхтә китап укучы булырга һәм китаплар хәзинәсе патшалыгына бик еш кунакка килергә вәгъдә бирделәр.
Киңәшмәдә узган чараларга анализ ясалды, еллык отчет, планнарның язу тәртибе тикшерелде.
Бу әңгәмә китапханәче Газизова Р.Ш. ның эзләнү-тикшеренү эше буенча эшләнгән “Туган авылым – минем башкалам” исемле презентациясе нигезендә алып барылды.
Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үткәрелде. Акция барышында укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. “Кызык һәм тапкыр Шише” турындагы әкиятләрен, «Миша Ласкин» исемле әсәрен укыдылар. Балалар әкиятләрне бик яратып тыңладылар.
Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Күргәзмәгә язучының иҗатын, тормыш юлын яктырткан материаллардан мәгълүматлар куелды. Борис Викторович Шергин - кызык һәм тапкыр Шише турында әкиятләр авторы. Язучының иҗатында аерым бер урынны аның көндәлекләре алып тора. Ул аларда төньякның табигате, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләре һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында яза. Акция барышында укучылар күргәзмә белән таныштылар, "Шиш московский", "Слово о Ломоносове" исемле әсәрләрен укып әңгәмә үткәрелде.
2018 елның 31 октябрендэ Баландыш топ мәктәбендә балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 87 дән артык яшь көрәшче катнашты.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, “Еллар яралаган язмышлар”- исеме астында өлкән буын белән тематик кичә үткәрде.Сәяси репрессия корбаны, авылдашыбыз Гомәр Байчуринны искә алдык.
Шушы тема буенча “Шанлы еллар авазы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларга Ф.Кәрим, А.Тимергалин, А.Гыйләҗев, М.Әмир кебек язучыларның китаплары тәкъдит ителде. Сәяси репрессияләр – фаҗигале тирән эз калдырган вакыйга буларак,тарихыбыз битләренә кереп калды.