Борис Шергин иҗаты буенча әдәби марафон ял паркында, китап укучыларны кычкырып укырга җыйды. Кычкырып уку өчен «Миша Ласкин», «Старые старухи», «Ваня Датский» хикәяләре сайланды.
Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында,китапханә белән берлектә «Онытылмый золым салган яралар, ерагайса да аралар” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.
Ул үзенең авылдашларына комсомол еллары турында сөйләде. Фотолар буенча комсомол тормышының кызыклы, файдалы яклары белән уртаклашты.
Теләче 2нче балалар бакчасында, 2016-2020 елларга "Рус Теле" максатчан федераль программасы кысаларында, «Рус сөйләм телен һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социомәдәни компетенциясен үстерү чарасы буларак цифрлы укыту объектлары» дигән темага республикакүләм семинар-тренинг булып узды. Бу семинарда алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” халыкара эшчәнлек бүлегенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Садыкова Г. В.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Вафина А. Х.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Халитова Л. К.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гималетдинова Г. К. катнашты.
Теләче балалар китапханәсе «Читаем Шергина вместе» дип исемләнгән россиякүләм акцияда өченче ел рәттән катнаша. Быел исә Борис Шергин иҗаты буенча үткәрелгән әдәби марафон матур әдәбият укырга яратучыларны «Тюлячинка» паркына җыйды. Кычкырып уку өчен «Ваня Датский» исемле архангель хикәяте һәм «Миша Ласкин» хикәясе сайлап алынды. Китапханәчеләр паркта теләгән барлык кешегә шушы ике китаптан өзек укырга тәкъдим иттеләр. Кычкырып укулар китапханәдә дә дәвам итте. Әлеге акцияда актив катнашкан китап укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу көне. 30 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Онытылмый золым салган яралар, ерагайса да аралар" дип исемләнгән хәтер сәгате булып узды. Китапханәче А. Фаляхова сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында кечкенә тарихи белешмә бирде. Ә аннары Хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләре турында сөйләде. Катнашучыларга “Кичер безне,Тарих!" дип исемләнгән белешмәлек тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә олы сыйныф укучылары белән “ Ил тарихының кара бите ” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче аларга политик репрессия корбаннары, репрессияләнгән татар язучылары турында кыскача белешмә сөйләде: А.Гыйләҗев, К.Тинчурин, Ф.Кәрими, К.Нәҗми, М.Галәү һәм башкалар турында.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Еллар яралаган язмышлар”- исеме астында өлкән буын белән тематик кичә үткәрде. Сәяси репрессия корбаны, авылдашыбыз Гомәр Байчуринны искә алдык. Бу датаны оныту – үткән тарихыңны белмәү белән тиң.
Дәреснең максаты: укучыларда нәрсә ул репрессия һәм кемнәрнең сәяси репрессия корбаннары дип аталуы турында күзаллау формалаштыру иде.
Хәтер дәресенең төп темасы әдәбиятчыларның һәм иҗат әһелләренең массалап репрессияләнүе хакында иде. Презентация ярдәмендә шушы дәһшәтле елларда зыян күргән язучылар һәм артистлар, репрессия елларындагы тарихи фактлар һәм фаҗигале вакыйгалар һәм алардан зыян күргән кешеләр турында сөйләнде.