Китапханәче Газизова Р.Ш. кургәзмә материалларына таянып “Без комсомол балалары” исемле әңгәмә үткәрде.
Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Комсомол ул – безнең яшьлек” дип исемләнгән кичә уткәрелде. Кичәгә элек комсомол сафларында булган, бүгенге көндә авылда җитәкче урыннарда эшләүчеләр чакырылды. Китапханәче комсомол тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтелде. Комсомол турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Һәрберсе үзенең комсомол белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр.
Китап укучыларга комсомолның тарихы сөйләнде. Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.
Очрашуда авыл фельдшеры Мулюкова Рәзинә балаларга наркотикларның һәм башка психотропик матдәләрнең зыяны турында сөйләде. Ә участок инспекторы полиция капитаны Кузьмина Райхона ярамаган матдәләр куллануның җинаятькә алып бару куркынычы, закон ягыннан тыелганлыгы турында аңлатты.
Ярышта Узәк, Теләче, Шәдке, Нырсы, Сауш, Олы Мишә, Иске Җөри мәктәпләре катнашты.Нәтиҗәләр буенча 1 урын- Теләче мәктәбе, 2 урын –Үзәк мәктәбе, 3 урын – Шәдке мәктәбе яулады.Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар янгырады. Кичәдә мәдәният хезмәткәре Т.А. Романова җитәкчелегендәге Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык ансамбле дә катнашты.
Клуб залында " Көзге яшелчәләр парады «темасына кул эшләнмәләре күргәзмәсе куелды. Балалар төрле күңелле конкурсларда һәм уеннарда көч сынашты. Барлык бу уеннар һәм конкурслар бәйрәм атмосферасын, күңелле кәеф тудырдылар, балалар эрудицияне күрсәттеләр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә һәр катнашучы яхшы кәеф алды. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәм түгәрәк өстәл артында чәй өстәле артында дәвам итте. "Көзге бал» күңелле дискотека белән тәмамланды.
2 нче ноябрь, жомга көнне, Россия Федерациясендә Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” үткәрелә. Татарстан Республикасы Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” язуда актив катнаша. Теләче районында “ Зур этнографик диктантны ” Теләче урта мәктәбендә язачакбыз. Диктантны төрле яшьтәге барлык теләгән кешеләр яза ала . Диктантны язу 10.00 сәгатьтә башлана. Диктантта катнашу өчен 9. 30 сәгатьтә килеп язылырга кирәк. Әйдәгез, мәктәп елларына бер кайтып, парталар артында тарих, география , әдәбият фәннәреннән, этнографик диктант язып, хәтерләрне яңартыйк. Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” язарга көтеп калабыз. Килегез!
29 октябрь көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә “Алтын көз” бәйрәме үтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, уеннарда да бик теләп катнаштылар. Шулай ук яшелчәләрдән әзерләнгән күргәзмәгә дә нәтиҗәләр ясалды.