Утырышта шул заманның комсомол секретаре булган Рушания апа Зәйнуллина һәм эш елларын мәктәптә пионер вожатый булып башлаган Фәнүсә апа Мубаракшиналар да катнашты. Әңгәмәдә алар комсомолларның һәм пионерларның яшәеше, эше, ул оешмаларның тәрбиясенең әһәмиятләрен сагынып искә алдылар.
Авылыбыздан армиягә китүче 3 егетебезгә изге теләкләр теләнде, җирле үзидарә башлыгының хәер-фатихасы тапшырылды, әти-әниләренең изге сүзләре яңгырады һәм әлбәттә инде кичә матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
ВЛКСМ – Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы туган көн ул. Дулкынландыргыч мизгелләр булып тарихта калган, күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә юксындырып искә төшә торган яшьләр оешмасы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Комсомол – үз Ватанына тугрылыклы булып яшәргә, файда китерергә, зур батырлыклар күрсәтергә омтылган актив яшьләрнең йөрәк кайнарлыгын, дәртен-дәрманын бер йодрыкка туплаган берләшмә ул.Әлеге уңайдан Айдар мәдәният йортында "Комсомол- безнең яшьлек" дип аталган әңгәмә үтте. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан.
Барлыгы 100 артык укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Зәкиев Ф.Ә. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән - 45 кг. үлчәү авырлыгында Гаязетдинов Рәсүл 2 урын, 50 кг. үлчәү авырлыгында шушы ук мәктәптән Дәүләтшин Марсель-1 урынны яулады.
Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Телэче урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.
Барлыгы 17 команда катнашкан әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Байлар Сабасы командасын, Әтнә, Норлат командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште. Ярымфиналда Кукмара кызларына жинелеп, гомумкоманда урыннары буенча 4 урынга лаек булдылар.
1 урында Мамадыш
2 урында Арча
3 урында Кукмара
4 урында Телэче районы командалары.
Кызларны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Ярышта Узәк, Теләче, Шәдке, Югары Кибэкхуҗа, Сауш мәктәпләре катнашты.Нәтиҗәләр буенча 1 урын- Теләче мәктәбе, 2 урын –Үзәк мәктәбе, 3 урын – Шәдке мәктәбе яулады.Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
24 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучысы Антонова Азалия “ Зирәкләр һәм тапкырлар” дип аталган район конкурсында катнашты. “ Зирәкләр һәм тапкырлар” район конкурсы ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде. Азалия актив чыгыш ясады. Бу бәйгегә Азалияне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы М.М. Ибрагимов әзерләде. Котлыйбыз!
26 нчы октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Галиев Ильмир һәм Миншаехов Марат “ Мәктәп театрына киң юл” дип аталган район конкурсында катнаштылар. Укучылар конкурста матур чыгыш ясаганнары өчен III дәрәҗәдәге грамота белән бүләкләнделәр. Талантлы яшьләрне бу мәртәбәле бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Якупова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
27 нче октябрь, шимбә көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелде. Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә яздылар. Бу зур акциядә Теләче урта мәктәбе укытучылары, 9-11 сыйныф укучылары һәм Теләче авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант язучылар, парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар. Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты. Бөтенроссия “Татарча диктант”акциясендә катнашуыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм котлыйбыз!
Монолог номинациясендә Миннебаева Л., Шарипов Д.- 1 урын, ә Самигуллина З.- 3 урынга лаек булды.”Театрдан җыр” номинациясендә 1 нче сыйныф укучылары 3 урынга лаек булдылар. Җиңүче укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!