Ул аларга яңа китаплар, газета –журналлар алып бара. Укучыларыбыз күбрәк тормышчан, әдәби китапларны яратып укыйлар. Әлеге очрашудан алар бик канәгать булып калалар.
Аның исеме Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле. Аның хикәяләре, очерклары, романнар төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә. Презентация карау, аның иҗаты буенча әңгәмә барышында без Фаттахка татарларның борынгы тарихын тирән өйрәнүнең драматург буларак үзен күрсәтергә мөмкинлек бирүен күрдек. Аның " Кол Гали "фаҗигасе зур уңыш белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелде.. "Сызгыручы уклар", "Ерак гасыр кайтавазы" әсәрләре, "Сармат кызы" тарихи драмасы - тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе.
2018 елның 31 октябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова белән берлектә, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләр. Әлеге чараның максаты- балигъ булмаганнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарга хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча юридик ярдәм күрсәтү.
Китапханәдә мондый бәйгеләр үткәрү традициягә әйләнде. Конкурсның төп шарты: көзге байлыклардан файдалану. Үз кулларың белән ясаган эшләнмә фантазияне һәм күңел күтәренкелеген арттыра, акыл сәләтен үстерә, арыганлыкны бетерергә мөмкинлек бирә. Һәр эш кабатланмас һәм кызыклы.
Конкурста «Кояшкай», «Аленушка» һәм «Шатлык» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 53 эш арасыннан берничә җиңүче билгеләнде. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.
Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Нурихан Фәттах – олуг әдип” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б. 1998 елда татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.
ТАССРның 100 еллыгын каршылау уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 12 укучы көч сынашты. Нәтиҗәдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Нигмәтҗанов Данис иң зирәге һәм тапкыры булып танылды. Олы Нырсыдан Шәйхетдинова Динә һәм Баландыш төп мәктәбе укучысы Гарипова Айгөл 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр.
Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып киләчәккә максатлар билгеләнде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси совет әгъзасы Юлия Нигмәтуллина, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнаштылар.
5 сыйныфта “Ярмалар. Кузаклылар. Макарон эшләнмәләре”” темасына ачык дәресне шушы мәктәпнең технология фәне укытучысы Ибраева Рәмзия Сәйфетдин кызы үткәрде. Үзәк урта мәктәбенең технология укытучысы Касимова Ләйлә Габделәхәт кызы семинар темасы буенча чыгыш ясады. Район методик берләшмә җитэкчесе Тимерханов Камил Габделхәй улы технология фәне буенча үткәреләчәк олимпиаданың муниципаль этабы турында сөйләде. Соңыннан класстан тыш чара үткәрелде. Семинар уңышлы узды, укытучылар узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.