ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Утырышны куратор Закирова Римма Рашитовна  ачып җибәрде. Ул активистларны  оешманың  узган уку еллы эше белән таныштырып үтте.  Шулай ук,  район активистлары узләренең дружина эшләренә анализ ясадылар.

Республика кече советына сайлау уздырылып, Семёнова Снежана (Теләче мәктәбе) рәис итеп сайланды.

24 октябрь көнне  Балалар иҗат үзәгенең “Сәйлән” түгәрәгенә йөрүче укучысы Жангалеева Алинә, өстәмә белем бирү педагогы Гарипова Нурия Ильфат кызы җитәкчелегендә, 1 нче Республика күләм “Орлята учатся летать” патриотик фестиваль – конкурсында катнашты. Алинә “Катюша” һәм “Солнечный круг” җырларын башкарды. Нәтиҗәләр алдагы көндә билгеле булачак.

24 - 26 нчы октябрьга кадәр өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы һэм Бәдриев Зөфәр Рәис улы “Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” темасы буенча кыска вакытлы квалификация күтәрү курсларында булып кайттылар. Курслар тәмамланганнан сон сертификатлар тапшырылды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Трофим кызы Федорова, «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге»  директоры Айрат Ринат улы Мөхәммәтов катнашты.  Пленар утырышта республикада белем бирү сыйфатын күтәрү буенча  фикер алыштылар. Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар информатика, геометрия, инглиз теле буенча күрсәтмә дәресләр, педагогик остаханәләрдә булдылар, «проектлар фестивале» н карадылар, анда «мәктәпне үзгәртә торган проектлар», «балалар бакчасын үзгәртә торган проектлар» тәкъдим ителде. Кунакларга «интерактив кафе» эшендә катнашу мөмкинлеге туды, анда аларга төрле мастер-класслар күрсәтелде.

24 октябрь конне мәгариф бүлеге базасында электрон белем бирү системасында актуаль сораулар, ИТ чемпион конкурсы, педагогларнын аттестация узу чорында системада эшчәнлеге буенча мәктәп тьюторлары белән семинар узды.

24 октябрь көнне  Иске Җөри авылы мәдәният йортында  Иске Җөри  урта гомуми белем бирү мәктәбе  район  мәгариф бүлеге  белән  берлектә   Татарстан  Республикасы  төзелүгә 100 ел тулу уӊаеннан 8-9 сыйныф укучылары өчен “Зирәкләр - тапкырлар” (Умники и умницы) дип исемләгән район бәйгесен  уздырды.

Семинарда катнашкан Теләченең №1,№2,№3, Айдар,Үзәк балалар бакчаларыннан килгән педагоглар  түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар.

Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринат улы катнашучыларны район прокуратурасының " Хезмәт законнары таләпләрен үтәү турында "гы тәкъдиме белән таныштырды. Үз чыгышларында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кәримуллин Илнур Хәлим улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна балаларны куркынычсыз йөртүне оештыру турында сөйләделәр.  Киңәшмә ахырында автобус йөртүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Әлеге чараны Иске Җөри урта мәктәбе оештырды.     Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне  чын күңелдән  котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International