ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балаларга  тирән эчтәлекле видеороликлар күрсәтеп, аңлатма бирелде. Интерент кайбервакыт бик куркыныч, шуның өчен әти-әниләр белән бергә генә кулланырга тиешлеге ассызыкланды. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. "Сакланганны саклар" гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә балаларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.

Бу датага багышлап Теләче җирлекара китапханәсендә «Тарих чишмәсен ачты» дип исемләнгән күргәзмә куелды.

Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б.

Әдәбият өлкәсендә зур казанышлары өчен 1979 елда Н.Фәттахка РФның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1994 елда « Свистящие стрелы » дилогиясе өчен Фаттах,  Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була., ә 1998 елда, татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.

 Күргәзмәдә мистик әдәбият һәм дәһшәтле әсәрләр укуны яратучылар өчен төрле юнәлештәге мистик әдәбият тәкъдим ителгән.

Мистика-ул аерым юнәлештәге әдәбият. Укучыларыбыз бу күргәзмә белән таныштылар һәм үзләренә ошаган әсәрләрне өйләренә алдылар. Ул көнне без «иң яхшы мистик тарих» дигән конкурс үткәрдек. Укучылар китап турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үзләренә ошаган сюжетларын икенче китап укучыларга да сөйләргә тырыштылар. Нәтиҗәдә Пашагин В. җиңде.

Һәр елны, көзге уңышны җыеп алганнан соң, Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән  көзге бәйрәмнәр үткәрелә.  23 нче октябрь көнне зурлар төркемә йөрүче балалар белән " Уңыш бәйрәме» исемле бәйрәм үткәрелде. Балалар залга күңелле музыка астында керделәр 1әм алар янына көтмәгәндә  кунак булып «Көз кызы» килде. "Көз кызы" яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар әйтте, күңелле музыка астында балалар белән « Утырт һәм уңышны җыеп ал», « Уңыш аукционы», « Бәрәңге чүплә» уеннарын уйнады. Бәйрәм күңелле, кызыклы үтте. Әти-әниләр дә зур кызыксыну белән балаларның җырларын һәм шигырьләрен тыңладылар, алар белән бергә  уеннарда катнаштылар. 

Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова «Дан сиңа, комсомол! " дип исемләнгән буклет әзерләде.

23  нче  апрель  көнне  Теләче урта мәктәбенең    9-11 нче   сыйныф укучылары  өчен көзге бәйрәм үткәрелде.  Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар,  биеделәр, җырладылар. Көзге муллыкка, бердәмлеккә, хезмәткә  багышланган кичә бик күңелле үтте, барысына да  ошады.     

"Көзге байлык" дип аталган күргәзмә оештырылды. Бәйрәм дә бик матур булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Ә инде залга Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте, бәйрәмдә төрле әкият геройлары да катнашты . Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә традиция  буенча  Сөмбелә бәйрәме үтте.Бәйрәмдә көзге яшелчәләр, җиләк- җимешләрдән, яфраклардан ясалган фигуралар, эшләнмәләр парады үтте, укучылар көз патшабикәсе – Сөмбеләне каршы алдылар, биеделәр, күңел ачтылар.

Укучылар көзге уңышларны танып белү буенча викторинада, яшелчә, жиләк - жимешләрне әйтү буенча бәйгедә көч сынаштылар, көзгә багышлап табышмаклар чиштеләр, көзгә карата жырлар, биюләр биеделәр, башка уеннарда да бик актив катнаштылар.  Көзге бал балаларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International