ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Укучылар көзге уңышларны танып белү буенча викторинада, яшелчә, жиләк - жимешләрне әйтү буенча бәйгедә көч сынаштылар, көзгә багышлап табышмаклар чиштеләр, көзгә карата жырлар, биюләр биеделәр, башка уеннарда да бик актив катнаштылар.  Көзге бал балаларга бик ошады.

Әлеге буклет игеннәрне урып – җыюны башыннан алып ахырына кадәр башкарган, алдынгы комбайнерлар,  аталы – уллы Шариповлар гаиләсенә багышланды.

31 октября 2018 года  с 10.00 до 13.00 Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан  совместно с председателем Комитета по социальной политике  Государственного Совета Республики Татарстан С.М.Захаровой, республиканскими министерствами и ведомствами проводится День правовой помощи гражданам «Детский вопрос».

Курчак театрында шөгыльләнү балаларда хыяллана белү, фикер йөртү, артистлык сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. 23 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Курчакны үз кулларың белән “дигән мастер класс үтте. Балалар бик кызыксынып курчаклар тектеләр, әкиятләр куйдылар

Балалар җиңү көне куренешләрен рәсемгә төшерделәр. Иң оста рәсем ясаучы булып Набиуллин Рөстәм табылды. Соңыннан балалар Бөек җиңү  турында шигырьләр, хикәяләр укыдылар.

Бәйге Татнетны үстерү фонды  һәм Татарстан китап нәшрияты  белән берлектә оештырылып үткәрелде. Бу бәйге 21 көн дәвам итте.

Семинарны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Аннан соң сүз Ачы авылы китапханәсе китапханәчесе Тихонова Вера Михаил кызына бирелде. Ул үз чиратында китапханә эшчәнлеге белән таныштырды, 9 айга йомгак ясады. Ачы авылы тарихы да кызыклы. Шул ук авылда яшәүче Ершова Любовь Александр кызы,  авылның барлыкка килүе һәм тормышы турында җентекләп сөйләде. Семинарның икенче өлешендә Ачы авылы үзешчәннәре башкаруында  «Покровские посиделки» исемле фольклор күренеш күрсәтелде. Алга таба китапханә эше, грант проектларын язу, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар  һәм  китапханәчеләр еллык отчет тапшыру графигы белән таныштырылды.

24  октябрь көнне Максабаш балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү максатыннан "Теремкәйгә сәяхәт” дип исемләнгән ачык шөгыль  күрсәтелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау һәм юлдагы хәвеф-хәтәрләрне булдырмау. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Әлегә очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. чакырылган иде.  Ул  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде,  видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен өләште.

27  нче   октябрь, шимбә  көнне,  Татарстан  Республикасында  “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелә.  Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә язачакбыз. Татарча диктантны төрле яшьтәге  барлык теләгән кешеләр яза ала . Башлана 13.00 сәгатьтә.  Әйдәгез, мәктәп елларына бер кайтып алыйк әле. Парталар артында татарча диктант язып хәтерләрне яңартыйк.  Татарча диктант язарга көтеп калабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International